Апастово-информ
  • Рус Тат
  • "Язмыш сикәлтәләре" Азагы (Хикәя. Булган тормыш хәлләреннән)

    Автор: Ләйлә Шиһабиева.

    Кәрим белән Асия җитеш тормышта яшәде. Үткәннәр онытылды. Араларындагы мөнәсәбәтләр дә сүз әйтерлек булмады. Авылга да кайтып йөрделәр. Ир ягын да тигез күрергә тырыштылар. Авырлыклардан, сынаулардан соң шундый тормыш килүенә Асия сөенеп бетә алмады. Балалар акрын гына үсә. Шул чакларда Асияләр күршесендәге йортка яңа гаилә кайтып урнашты. Аралашу, ярдәмләшү өчен тагын дуслар артты.
    Яңа дусты Гөлсинәнең ни өчен шәһәрдән китүен Асия соңлап кына аңлады. Хатынын дөрес юлга бастырыр, дусларыннан читләштерер өчен ире Самат шулай хәл иткән икән Хатын салгаларга өйрәнеп, балаларга игътибары кимегәч, эшеннән дә чыккач, Самат тизрәк акылга утырту ягын караган. Тынычта яшәп, бар игътибарын балаларга бирергә тели. Бер дә гаилә тарату ягында түгел ир.
    Кайткач тиз генә аралашып китә алмады Гөлсинә. Аңа биредә бар да чит иде. Үзен уңайсыз хис итте. Асия белән таныштырырга да Самат аны үзе җитәкләп керде. Кәрим белән үзләре беренче көннән аралашып китсәләр дә, хатыннар артык якынаймады.
    -Шул көнне кертмәгән генә булсам, - дип үкенгән көннәре күп булды Кәримнең. Кичләрен эшләр беткәч, балалар ишегалдында уйнаганда, хатыннар бакчада утырырга күнекте. Әлегә кадәр Кәримнәр кичләрен самавыр куеп җибәрсәләр, Гөлсинә яңа гадәт алып килде. Чәй астына шампан шәрәбе яки сыра да куела. Самат күрмәгәндә сок савытыннан “катырагы” да ага. Асия бу күңелле тормышка ияләшеп тә китте. Арганнар да онытыла, йокы да тәмле була, ирнең дә кайбер гадәтләре күренми.
    Кәрим көн саен бәйрәм оештыра башлагач, каршы төшеп карады. Ул чакта инде хатыннар алар юк чакта, башка буш вакытны табып оеша торган булды.
    Мондый тормыш озакка бармады, билгеле. Хатын үзенең авырлы икәнен белеп борчуга калды. Озак кына иренә әйтә алмый йөрде. Аның белән киңәшмичә гөнаһ кылырга да намусы бармады. Күрше хатыны күпме үгетләсә дә, хастаханәгә чапмады. Эх, шул чакта күзен йомып риза булса икән. Бүген болай бәргәләнмәс иде ул. Бәлки, ире белән дә мөнәсәбәтләре катлауланмас иде.
    Кәрим белән барын да уратага салып сөйләшкәндә балага җан керер вакыт җиткән иде. Ире артык борчылмады. “Өчесе янында дүртенчесе үсәр. Аңа гына көчебез җитәр”, - диде.
    Бала табарга җыенуы хатынны туры юлга тиз бастырды. Гөлсинә белән утырганда да, кулына шешә алмады. Ул гадәтен тиз онытты. Үлән чәйләре генә эчеп, артык авыр хезмәтләргә алынмыйча гына күтәрде авырын. Ни дисәң дә, 20дәге чагы түгел, яше дә бара, заманасы да көннән-көн катлаулана.
    Гаиләдәге балалар бәби кайтуын зарыгып көттеләр. Әниләреннән кыз бала сорап аптыраттылар. Алар дигәнчә булмады, дүртенчегә улы туды Асиянең. Кәримгә тагын бер нәсел дәвамчысы бүләк итте. Бар гаилә бер булып шатланды. Баланы алып кайтып, зурлап бәби чәйләре уздырдылар, исем куштылар.
    Әллә яше олы булу йогынты ясады, әллә азрак салгалап алган чагы туры килде, әллә инде тапканда аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты, бала алар көткәнчә сау-сәламәт булмады. Ике ай була дигәндә, хатын аның аз хәрәкәтләнүен дә, дөрес ашамавын да сизеп алды. Уллары тайпылышлар белән туган иде. Шуннан башланды инде хәлләр. Йортның тынычлыгы бетте. Балалар әтиләре кулына калды. Чөнки Асия күбрәк улы белән хастаханәләрдә ятты. 1 яшь тула дигәндә, тумыштан ДЦП диагнозы куеп, баланың тереләсенә өметләрен өзеп, Асияне өенә озаттылар. Күпме күз яшьләре түккәнен, ничек борчылганын ул үзе генә белә. Гаилә алдагыча яшәргә тырышса да барып чыкмады шул. Асиянең бөтен игътибары Сәеткә юнәлде. Акчаның да күп өлеше дәвага, даруларга китеп барды. Алдагыча ярты сүздән дә аңлашып, ир аңлавын тоеп яшәү дигән төшенчәләр югала барды.
    Кәрим дә Асия белән бер булып борчылды. Баланың язмышын үзгәртә алмавын уйлап бәргәләнде. Күз алдында тилмереп яткан сабыйны нык кызганды. Терелүенә өмет булмаса да, бирелгән гомерен әйбәт тәрбиядә яшәтергә тырышты.
    Әллә борчулар, әллә Асиянең игътибары балага китүе, көннәр буе кәефсез йөрүе аны читкә этәрде. Кәрим тора-бара кәефен күтәрүнең башка юлын сайлады. Юану чарасын читтән тапты.
    Кәримнең үзе янында, бер оешмада эшләүче Җәвидә белән чуалуын хатынга бик тиз җиткерделәр. Җәвидә яңагына эш урынын алмаштырып, сәүдә өлкәсеннән газ хезмәтенә килгән иде. Уйнап кына башланган мөнәсәбәтләр артык тирәнгә китте. Кәрим ул дигәндә утка да, суга да керергә әзер иргә әйләнде. Гаиләдә дә мөнәсәбәтләр шуңа катлауланды. Гомер тавыш күрмәгән, әти-әниләренең талашуларын ишетмәгән балаларның да тынычлыгы бетте. Ирне бу адымыннан бер ни дә туктата алмады. Күз яшьләре дә булды, тавыш-гаугалар әниләренә кадәр ишетелде. Ирне Җәвидә янына йөрүдән туктата алмадылар.Ахыр чиктә Асия ирне куркыту өчен аерылышырга гариза язды. Кәрим шуны гына көткән диярсең, ЗАГСтан хәбәр алган көнне үк Җәвидә янына күченеп китте. Хәтта йортның да үзенеке булуын исләренә төшерергә онытмады.

    Асиянең тормышының асты-өскә килде. Хатын үз гөнаһларын барлады. Яшь чагында ул да бит өйләнгән ир белән йөреп, аларның тынычлыгын бозды. Хәлимнең хатыны, баласының күз яше шулай үзенә әйләнеп кайтты дип уйлаган чаклары да булды.Аңа тез чүгәргә ярамый. Балаларны аякка бастырырга, авыру баласын тәрбияләргә кирәк. Кабат үз көченә ышаныр чак җитте.

    Бу юлы аңа дин юлына басуы булышты. Акылы чыгар чиккә җиткәч, башкаладагы мәчеткә барды. Хәзрәтне күреп сәдакасын бирде, борчуларын сөйләде. Хәзрәт аны абыстай белән таныштырды. Аның белән элемтәдә торырга, кирәк чакта ярдәм, киңәш сорарга кушты, эчен бушату өчен серләре белән бүлешү дә рөхсәт ителде.
    Ходай ярдәме белән Асия бу юлы да аягында басып калды. Кеше алдында сер бирмәде, дошманнарны сөендермәде, читләргә зарын сөйләмәде. Тагын бер изге гамәле – калага барганда иптәшкә ияргән күрше хатыны Гөлсинә дә бүген намазга баскан. Ике күрше ярдәмләшеп, аңлашып яши.
    Сәеткә дә инде 7 яшь тула. Үз аякларында чабып йөри алмаса да, ул акрын гына хәрәкәтләнә. Утырып торып аркаларын ял иттерә. Асия бала борчуларын да изге догалары белән җиңәргә тырыша.
    Чыгып киткән көненнән соң, 6 ай балалар янына килеп күренмәгән Кәрим дә, хәзер гаиләсенә килеп йөри, Сәетне мунчага кертергә тырыша. Үзенең ялгышын аңлап, Асия янына кайтырга риза булса, хатын аны гафу итәргә дә әзер. Балалар хакына ул бу адымга да барачак. Бары тик әтиләренең үз сүзен әйтүен генә көтә.
    Язмыш беркемнең дә башыннан гына сыйпап тормый. Сынаулардан өстен калып, үзендә көч табып, бәхетсезлегенең үчен кешеләрдән алмыйча яшәүчеләр генә бик сирәк.
    Хикәя тәмам.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: