Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Язмыш сикәлтәләре (Хикәя. Булган тормыш хәлләреннән)

    Ләйлә Шиһабиева. Дәвамы.

    Сеңелләре Сылу аягында авыр йөри. Озак утырып та тора алмый. Әнисе аны гел җитәкләп, култыклап кына урамнарга алып чыга. Ике бүлмә арасында ул үзе тотынып йөрергә өйрәнде. Сәгатьләп даруын биреп, массажларын ясап, кан басымын үлчәп торырга кирәк. Бу эшләрне гаиләдә һәр кеше өйрәнде. Әниләре терлекләр янына чыгып киткәндә, Сылу янында кызлар калды.


    Олы кыз буларак, Асия мәктәпне тәмамлау белән читкә китү ягын карады. Әнисенә булышырга сеңелесе Сөембикә бар иде. Азрак акча эшләп, аларга да тәмле күчтәнәчләр булса да алып кайту уе белән янды Асия.


    Якты уйлар белән Ульян каласына чыгып китте. Укырга керү турында уйлап та карамады. Берәр ашханәгә табак-савыт юарга урнашу, яки җыештыручы булып керү турында хыялланды. Әнисенең укытыр акчасы юк. Азрак эшләгәч, бәлки, пешекчеләр курсын булса да тәмамлап, шул оешмада эшкә кала алыр.


    Авыл кызын бер җирдә дә көтеп тормадылар. Калада ерак туганнары гына бар. Ул да шәһәрдә эш табуның читенлеген, эш була калса да, торак мәсьәләсенең тиз генә чишелмәвен гел аңлатып тора. Шактый аптырап йөргәч, кешедә озак тора алмавын аңлап, кыз шәһәр эче транспортына кондуктор булып керде. Беренче көнне үк Хәлим исемле автобус шоферы белән танышты. Ир дә яшь кызны эш серләрен өйрәтергә теләп ярдәм кулып сузды. Ике атна эшләгәч, кызга эшчеләр тулай торагыннан урын бирделәр. Кечкенә генә бүлмәгә ике кыз янына кереп сыенды ул.


    Эш кыен булмаса да, иртән үк торырга, гел кеше арасында булырга кирәк. Авылның тыныч, иркен мохитеннән соң, кыз тиз аруын сизде. Йокысы туймаган көннәр дә рәттән булды. Шуның өстенә төрле холыклы, төрлечә кәефтәге кешеләр бар. Үзәгенә үтәрлек сүзләр яудырганнары да очрый. Хәлим белән бер сменада чакта кыз ничектер яклау тапты. Аңа бөтен борчуларын сөйләргә өйрәнде. Соңрак эч серләрен, тормышын да яшермәде.
    Кыз инде башка эш эзләүнең мәгънәсез булуын аңлады. Биредән китсә, акчасыз да, торыр урынсыз да калачак. Абыйсы урынына күргән, якларга, сакларга тырышкан Хәлим белән дә арасы өзеләчәк. “Нихәл, кызым”, - дигән сүзләре генә дә ни тора. Беренче көннән бирле ияләшеп бетелгән инде.
    Хәлим белән бер сменада чакта ул эшкә канатланып бара. Аның белән эшләгән көн сизелми дә узып китә. Шундый көннәрнең берсендә, кыз инде ике айдан артык авылга кайта алмавы, сагынуы турында сөйләде. Хәлим тиздән отпускага чыгарга җыенуын, теләсә, машина белән алып кайтып килергә вакыт табачагын әйтте. Кыз, бер мәлгә күңелсезләнеп калды. Бер ай дәвамында, ул үз итеп өлгергән Хәлим абыйсын күрә алмаячак бит. Озак та тормый балкып та куйды. Авылга кайту аның өчен чынга ашмас хыял иде. Эш сменасы озакка кайтып, күңелен басып килерлек куелмаган. Димәк, авылга да кайтырга җай чыга, Хәлим белән дә аралар бөтенләйгә өзелмәячәк.


    Отпусканың беренче атнасында ук, ир Асиянең тулай торагы янына килеп туктады. Сменадан кайтышын көтеп алып, тиз генә юлга чыктылар. Икенче көнне кызның ялы. Өченче көнгә иртәнге сәгать алтыга ничек тә алып килеп җиткерергә сүз бирде.


    Кызга канатлар үскәндәй булды. Гомергә әти кайгыртуы, ир-атның андый ярдәмен тоймаган кызчык, иреннәренең елмаюын тыя алмады. Үзе хыялланганча, әнисенә, сеңелләренә күчтәнәчләр алырлык акчасы бар иде. Ир дә азрак акча бирде. Анысына матур шәл алды. Әнисенең үзен уйларга вакыты да юк бит. Аны сөендерү кызга рәхәтлек бирде.
    3 сәгать дәвамында бергә булып, юл дәвамында сөйләшеп кайттылар алар. Матур җырлар тыңладылар. Төн уртасында кайтып керсәләр дә, аруларын да сизмәделәр, кәефләре дә күтәренке иде. Кунак булып, мунчалар кереп, азрак йорт эшләрендә дә булышып, кире шәһәргә килделәр. Хәлим азрак төзәткәләп тә куйды. Күптән ир-ат кулы тимәгән йортка, аның ярдәме бик кирәк иде.


    Асия белән Хәлимнең дуслыгы тагын да ныгыды. Алар бер-берсенә ничек тартылуларын сизми дә калдылар. Очрашу сәгатен көтеп кенә тордылар. Бергә эшләү тагын да рәхәт иде. Авылга кайтырга да җый чыгып торды. Хәлим беркайчан да кызга каршы килмәде. Янында гел егет булгач, кызның сагыну хисләрен мәхәббәт алмаштырды.

    Кызның төп ялгышы, ул беркайчан ирнең тормышы турында кызыксынмады. Артык сораулар бирмәде.Киләчәккә артык зур планнар кормады. Бүгенге көн белән яшәде.

    Аның хәтта гаиләсе бар дип тә уйлап карамады.(Дәвамы бар).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: