Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Апаста «Батырлык тартмасы» хәйрия акциясе уза

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2026 елның 1 июненнән 1 июленә кадәр «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары 14 нче тапкыр балаларны яклау көненә багышланган «Батырлык тартмасы» хәйрия акциясен үткәрәләр.

«Акция медицина учреждениеләрендә озак вакыт дәваланучы һәм тернәкләнүче балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Акция кысаларында бөтен Россия буенча партиянең төбәк бүлекчәләрендә һәм иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә, иҗтимагый ярдәм штабларында, сәүдә үзәкләрендә, шулай ук Партнерлык һәм коммерциягә карамаган оешмаларда теләгән һәркем уенчыклар, конструкторлар, китапчыклар, канцелярия, иҗат өчен җыелмалар һәм башка балалар товарларын китерә ала торган махсус тартмалар урнаштыралар. Акциянең социаль әһәмиятен исәпкә алып, социаль яклау бүлеге бинасында да (Апас бистәсе, Шоссейная ур., 5 йорт адресы буенча) мәйданчык булдырылган һәм  «Батырлык тартмасы» рәсмиләштерелгән. Теләге булган һәркем хәйрия акциясендә катнаша ала. Һәр кечкенә бүләк-бу шатлык!” – диләр социаль хезмәткәрләр. 

Акциягә һәркем кушыла һәм үзе теләгән әйберне алып килә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев