Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Апаста тирәк мамыгын яндыру тыела

Табигатьтә тирәк мамыгы оча торган вакыт җитте.

(4 июнь, “Апастово-информ”). 


“Ут йортларга, машиналарга һәм урманнарга җиңел күчә ала. Районның янгын күзәтчелеге бүлеге кисәтә: эретеп ябыштыру эшләре вакытында янәшәдә мамык өемнәре юклыгын карарга кирәк. Мамыкка ут төртү, тәмәке төпчекләрен ташлау бик куркыныч. Тирә-юньне чистарту, мөмкин булганда мамыкка  су сибү мөһим. Кызу көннәрдә пыяла янына җыелган тал мамыгы да янып китәргә мөмкин. Янгын вакытында 101 яки 112гә шалтыратыгыз”, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Раил Кашапов. 


Июнь аенда янгын сагы хезмәткәрләренең эше арта – көненә берничә чакыру кергән көннәр бар. Шуларның күп өлеше янып киткән тирәк мамыгын сүндерүгә туры килә. Секунд эчендә кабынып киткән тирәк мамыгының киемгә күчү һәм җитди җәрәхәтләр китерү мисаллары шактый. 

 

“Бәхетсезлек очракларына юл куймас өчен, балаларны караучысыз калдырмагыз, шырпы һәм ут кабызгычларны балалар кулы тия алмаслык урыннарда саклагыз, балаларыгыз белән даими сөйләшүләр үткәрегез һәм аларга гап-гади янгын иминлеге кагыйдәләрен аңлатыгыз. Балаларыгызның буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнүләрен тикшереп торыгыз. Гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтегез һәм аларның әзерлеген даими тикшереп торыгыз. Үзегез дә куркынычсызлык кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәгез. Балаларыгыз өчен үрнәк булыгыз, – дип киңәш итә янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев