Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Борнашта Сабантуйга бүләкне трактор белән җыйдылар

Сабантуйга бүләк җыю йоласына борнашлылар да кушылды.

(5 июнь, “Апастово-информ”). 


Фәргать Гобәйдуллин үзләре ясаган кечкенә трактор белән әлеге кичтә урамнар әйләнде. Мәдәният хезмәткәрләре, балалар, яшьләр җырлый-җырлый һәр йортка кереп бүләк җыйды, милли бәйрәм - Сабан туена чакырды.  


“Милли йолаларыбызның иң күңеллеләренең берсе булган Сабантуйга бүләк җыюны быел да башкарып чыктык. Авылыбызның яше-карты бу эштә теләп катнашты. Матур теләкләрен тели-тели бәйрәмгә бүләкләрен тапшырдылар”, - диде мәдәният йорты мөдире Гөлүсә Җәләлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев