«Ярты ел утырырга рөхсәт итмәделәр»
Гөлнара Тимерҗанованың нинди яңалыклары бар?
"Интертат" бу хакта җырчының үзеннән сораган.
- Хәзер кешене бер нәрсә белән дә шаккаттырып булмый инде. Әллә ни яңалыкларым юк, Әлхәмдүлилләһ, барысы да үз җае белән бара, – ди Гөлнара Тимерҗанова. – Җәем эшләп үтә, әлеге вакытта үземнең туган якларыма концертлар белән чыгарга әзерләнеп йөрим.
Быел җылы як, диңгездә ял итүләрне дә планлаштырып булмады. Чөнки кызым март аенда, бик каты бозлавык вакытында, аркасы белән егылып, умыртка баганасын сындырган иде. Табиблар аңа ярты ел утырырга рөхсәт итмәде. Утырырга ярамагач, ерак юлларга чыгып булмый инде.
Кызым инде тернәкләнеп килә, Аллаһка шөкер. Дәвалануларны дәвам итәбез, массажлар алабыз, электрофорез, магнит терапиясенә йөрибез, бассейнда йөзәбез, - дигән җырчы.
Автор:Резеда Галикәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев