Районның балалар бакчаларында Пушкин көннәре уза
Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне уңаеннан чаралар оештырыла.
(5 июнь, “Апастово-информ”).
Бу атнада балалар бакчаларында яраткан язучының иҗатын өйрәнәләр, балалар шагыйрьнең тормышы турындагы хикәяләрне яратып тыңлыйлар, әкиятләрен өйрәнәләр.
Тәрбиячеләр белдерүенчә, "Балыкчы һәм балык турында әкият" балаларда аеруча соклану уяткан. Балалар дәртләнеп диңгез, алтын тәңкә һәм карт белән карчык рәсемнәрен ясаганнар.
Апасның “Кояшкай” һәм “Салават күпере” балалар бакчалары нәниләре Александр Пушкинга багышланган районкүләм чарада да катнашканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев