Татарстанда Казан – Оренбург трассасы участогындагы юлга өске катлау түшәү башланды
Татарстанда Казан – Оренбург трассасын реконструкцияләү участогының 30нчы һәм 43нче километрлары арасында юл төзүчеләр өске катлауны түшәүгә кереште. Барлыгы 94 мең тонна асфальтобетон салырга кирәк, - дип хәбәр итә «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте.
«Проект буенча гомуми калынлыгы 22 сантиметр булган асфальтобетонның ике катламын салу каралган. Хәзерге вакытта участокта туфрак эшләре төгәлләнә. Алар гомуми күләмнең 89% башкарылган. 580 мең кубометр өем төзелгән инде. 65%ка юл киеменең нигезе төзелгән», – диелә хәбәрдә.
Бөтен участок буенча асфальтобетон катламының 68 мең тоннадан артык аскы һәм 9 мең тонна өске катламы салынган.
Озынлыгы якынча 13 километр булган участокта Меша һәм Каипка елгалары аша күперләр, 33нче километрдагы борылу әйләнәсендәге юлүсте кичүе, Лаешка терәлеп торган урында ике дәрәҗәле транспорт развязкасы төзү һәм реконструкцияләү дәвам итә. Бу объектларның әзерлек дәрәҗәсе 90%ка җиткән.
Юл төзегәндә кулланыла торган барлык материалларның сыйфатын белгечләр контрольдә тоталар: ком, вак таш, ком-вак таш катнашмалары, шулай ук битум бәйләүче материалы һәм асфальтобетон катнашмасы.
Якындагы районнарның халкы өчен уңайлык тудыру максатыннан Тургай, Зимняя Горка, Каипы, Егорьево, Державино торак пунктлары янында, шулай ук Лаешка терәлеп торган развязкада биш җир өсте җәяүлеләр күчүе төзелә.
Моннан тыш, Сокуры, Державино, Тургай һәм Каипы торак пунктлары халкының иминлеге өчен 10 тукталыш мәйданчыгы (автопавильоннары һәм аларга илтүче җәяүлеләр юллары белән) төзеләчәк. Шул торак пунктлар янында шау-шуны киметү өчен 4 километрдан артык шау-шудан саклау экраннары урнаштырылачак. Электро-яктырту сызыкларын корып, металл кәртә урнаштырачаклар.
Реконструкцияне октябрьдә тәмамлау планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев