Татарстанда «Мактаулы донор» күкрәк билгесен кертергә тәкъдим иттеләр
«Татарстан Республикасының Мактаулы доноры» күкрәк билгесен кертү идеясен Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эш төркеме утырышында карадылар. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза “Татар-информ”.
(5 июнь, “Апастово-информ”).
Яңа Республика бүләге кешеләрне даими рәвештә кан тапшырырга, шулай ук аларның гомерләрен саклап калуга керткән өлешләрен рәсми рәвештә билгеләп үтәргә этәрергә тиеш. Фикер алышуда катнашучылар ассызыклаганча, донорлык статусын күтәрү ашыгыч медицина ярдәме, планлы операцияләр һәм авыр пациентларны дәвалау өчен кирәкле донорлык резервын ныгытырга ярдәм итәчәк.
Чыганак: “Татар-информ”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев