Татарстанда төбәк юллары буенда 110 экологик кагыйдә бозу очрагы ачыкланган
Татарстанда санитар-экологик икеайлык барышында төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юллары янындагы территорияләрдә табигатьне саклау законнарын бозуның 110 очрагын ачыкладылар. Бу хакта «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» идарәсе хәбәр итә.
1 апрельдән 31 майга кадәр «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» белгечләре, республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә, 43 муниципаль районда 118 автомобиль юлы буендагы кишәрлекләрне тикшерделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча җир кишәрлекләре милекчеләренә һәм муниципалитет җитәкчеләренә карата җиде күрсәтмә һәм 75 кисәтү чыгарылган, бер беркетмә төзелгән. Хокук бозуларны бетерүгә ике ай вакыт бирелгән. Бүгенге көнгә 41 хокук бозу очрагы бетерелгән. Юл буе территорияләрен карап тоту буенча иң югары күрсәткечләр Кама Тамагы, Саба һәм Апас районнарында теркәлгән, анда мониторинг барышында хокук бозулар ачыкланмаган.
Тикшерүләр барышында юл буендагы рөхсәтсез чүплекләргә аерым игътибар бирелде. Белгечләр мәгълүматларына караганда, калдыкларны трассалар янында туплау әйләнә-тирә мохиткә зыян гына китереп калмый һәм янгын чыгу куркынычын арттыра гына түгел, ә юл хәрәкәте иминлегенә дә куркыныч тудырырга мөмкин. Тикшерүләр вакытында автомобиль юллары янында чүп-чар урнаштыруның дистәләгән очрагы теркәлгән.
Чыганак – “Татар-информ”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев