31 майга һава торышы һәм ай календаре
31 майда Татарстан Республикасында алмашынучан болытлы һава торышы булачак.
Көнбатыштан талгын җил исәчәк. Җил тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +7..+8˚, көндез +17..+22˚ градус.
31 май.
Кимүче ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы:
Бәрәңге утырту, редис, петрушка, ачы торма орлыклары чәчү өчен уңышлы көн.
Кишер һәм чөгендер шытымнарын сирәкләргә була. Помидорларның астагы сабакларын өзәргә кирәк.
Чәчәк түтәле:
Бу көннәрдә утыртылган декторатив агач һәм куаклар яхшы тамырланып китәчәк.
Туфракны йомшартырга була. Су сибү, ашламалар кертү өчен уңышлы чор.
Җиләк-җимеш бакчасы:
Бу көннәрдә шытымнарны сирәкләргә мөмкин. Җимеш агачларын һәм куакларын сугару, ашламалар белән тукландыру өчен уңышлы көннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев