Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Синоптиклар: «Кар тиз эриячәк, бу хәл су басуга китерергә мөмкин»

Быелгы кыш бу гасырның иң карлы кышлары өчлегенә кергән. КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдергән.

Татарстанда 2021–2022 елгы кыш айларында һава торышына Төньяк Атлантикадан даими үтеп керүче циклоннар йогынты ясап торган икән. Шул ук вакытта, Переведенцев әйтүенчә, без алардан читтәрәк калып киләбез. Димәк, һава торышына бәйле күңелсезлекләр безгә азрак эләгә. Профессор сүзләренә караганда, март аенда да, элеккечә үк, Атлантика циклоннары өстенлек итсә, язның беренче ае җылы булачак, кар тиз эриячәк.  Бу хәл кайбер урыннарда су басуга китерергә мөмкин.

Февральнең соңгы көннәрендә республикада көндез 2 градуска кадәр җылы торачак. Гомумән, быел инде каты суыклар көтелми. КФУ доценты Тимур Әүһәдиев әйтүенчә, мондый һава торышы  нормадан 11 градуска югарырак. Бездә ул март ахыры – апрель башына хас.

Якшәмбе – 27 февральдә төнлә -3…-8 градус суык, көндез 2 градус җылы һава көтелә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/02/75568/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев