Татарстанда атна ахырына кадәр салкын һәм яңгырлы һава торышы булачак
Татарстанда һәм аның башкаласында температура нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булган салкын һава торышы урнашты. Атна ахырына кадәр һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк, республика халкын салкын һәм яңгырлар көтә.
Татарстан буенча 7-8 сентябрьдә төнге сәгатьләрдә +2 дән +8 градуска кадәр көтелә. Көндез һава +14 градус тәшкил итәчәк. Температура нормадан 6-7 градус түбән булачак.
9 һәм 10 сентябрьдә көннәрендә дә республикада салкын һәм яңгырлы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев