Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Узган елгы эссе җәй быел да кабатланырмы?

2022 елның җәендә Россиядә узган елгы эсселекнең кабатлану ихтималы аз. Әмма алдагы айларда төрле һава торышын көтәргә кирәк, ди РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

«Узган җәй бик җылы булды — күпьеллык күрсәткечләрдән якынча өч градуска югарырак. Җәй өчен бу бик күп. Кышын температура җәйгә караганда ике тапкыр үзгәрүчәнрәк», — ди белгеч.

Шуңа да карамастан, синоптик 2021 елның җәе уңайлы булды, дип саный, чөнки антициклон алмашу сәбәпле, эсселек вакыт-вакыт яңгырлар белән алышынды.

«Антициклон вакытында бик җылы һава торышы булганда яңгырлар булуы бик сирәк хәл. Шуңа күрә узган җәй уникаль булды. Әмма ел саен рекордлар куелмый», — диде Вильфанд.

Ул Россия гидрометеорология үзәге мәгълүматына сылтама белән сөйләгәнчә, 2022 ел җәендә температура нормага туры килер яки аннан бераз артып китәр. Шуңа күрә «узган елдагы кебек эссе җәй фаразланмый». Әмма, һава торышы үзгәрү сәбәпле, салкын көннәр эсселек белән алмашыначак, дип өстәде эксперт.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/85350/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев