Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Апаста умартачылар бал кортларын саклау хакында сөйләштеләр

Районда умартачыларның киңәшмәсе узды.

(9 апрель, “Апастово-информ”).



Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультуралар секторы мөдире Динард Гатауллин, район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова, районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин районның умартачылык җәмгыяте җитәкчесе Рамил Гатауллин, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, умартачылар, авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Киңәшмә барышында умартачыларга кагылышлы мөһим мәсьәләләр хакында сөйләшенде. Аеруча басуларны агулау барышында бал кортларын саклау мәсьәләсе ассызыкланды. Шулай ук умарталыкларга теркәлү узу, паспорт алу кирәклеге хакында да искәртелде.
“Соңгы елларда язгы кыр эшләре башланыр алдыннан умартачылар белән очрашу күркәм традициягә әверелде. Бу бик мөһим һәм кирәкле чара дип уйлыйм. Чөнки һәр мәсьәлә уртага салып сөйләшенгәндә генә уңай хәл ителәчәк. Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренең, агрономнарның, зоотехникларның, умартачыларның, җирле үзидарә органнарының, дәүләт ветеринария хезмәтенең авыл хуҗалыгы идарәләренең үзара аңлашып эшләве умартачылык тармагын үстерүнең төп шартлы булып тора.”, - дип белдерде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов. Ул шулай ук соңгы елларда районда умартачылыкка игътибар артуын билгеләп узды һәм бу эштә теләктәшлек күрсәткән район башлыгы Айрат Җиһаншинга рәхмәтен белдерде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультуралар секторы мөдире Динард Гатауллин район умартачыларының эшен уңай бәяләп, яңа максатлар һәм бурычлар куйды.
Бүгенге көндә районда 378 умартачы һәм 5369 бал кортлары гаиләсе исәпләнә. 87 умарталык паспортлы булган. Шуларның 26сы тикшерү узган.
Район умартачылары җәмгыяте җитәкчесе Рамил Гатауллин авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә һәм агрономларга мөрәҗәгать итеп, авыл хуҗалыгы культураларын пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәрткәндә, умарталарның һәлак булуын булдырмау буенча чаралар күрүне, басуларны агулар алдыннан хәбәр итүләрен сорады. Һәм бу эштә җаваплы кешене дә тәкъдим итте.
Киңәшмә ахырында актив умартачыларның хезмәте дә билгеләп үтелде. Аларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев