Апаста урып-җыю эшләре башланып китте
Урып-җыю эшләренә иң беренчеләрдән булып “Апас-мол“ агрофирмасының Әлмәндәр берләшмәсе кереште.
(7 июль, “Апастово-информ“).
Әлмәндәр берләшмәсендә 7118 гектар мәйданда бөртекле культуралар чәчелгән. Көзге культураларга килгәндә, 1732 гектар көзге бодай, 633 гектар арыш суктырып аласы бар. Урып-җыю эшләре Күккүз бүлекчәсенең 434 гектарлы көзге бодай кырында башланып китте. Биредә әлегә 2 комбайн эшли. Берләшмә җитәкчесе Айдар Хәмидуллин шулай дип белдерде.
“Апас районы буенча бөртекле культуралар 37 мең гектар мәйдан били. Аның 12600 гектары көзге культуралар. Авыл хуҗалыгы өчен катлаулы ел булды. Явым-төшемнәр аз булу сәбәпле, уңыш та мактанырлык түгел. Шулай да, булган уңышны югалтуларга юл куймыйча, техника куркынычсызлыгын үтәп җыю алу мөһим. Урып-җыю эшләрендә 66 комбайн катнашачак. Алар механизаторлар белән тәэмин ителгән. Гаилә подряды белән эшләүчеләр дә бар. Яңа техникалар кайтты. 7 июльдә, аллага тапшырып, урып-җыю эшләрен башлап җибәрдек“, – диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.
Риназ Сәмигуллин – Дүртиле егете. Ул урып-җыю эшләрендә бишенче ел катнаша.
“Әтием Илфат үрнәгендә комбайнга утырдым. Абыем да комбайнда эшләде. Казанда һөнәр үзләштердем. Туган районыма кайтып булышасым килде“,– диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев