“Гаилә белән балыкка йөрибез”
Биеш авылында яшәүче Саша абый балыкка хатыны белән парлашып йөри. Иптәшенең үзе кебек оста балыкчы булуы белән горурлана да әле ул.
“Икәү бергә чыгып китәбез дә, туган як табигатенә хозурланып, су буенда сәгатьләр буе утырабыз. Төне буе кайтмаган вакытлар да була. Яшь вакытта болай озакка чыгып йөри алмадык. Балалар үстерү мәшәкате иде. Улларыбыз үскәч, тормышлар җайлангач, үзебезгә дә вакыт табылды”, - ди һәвәскәр балыкчы.
Саша абый кармакны беренче тапкыр кулына алган вакытын хәтерләми дә. Бик яшь, мәктәпкә дә йөрми идем әле, ди ул үзе.
«Ул вакытта яхшы, заманча кармаклар юк иде әле. Кармакка инәне бөгеп балык тотарга йөрдек. Якындагы елгага бара идек. Бик күп вак балыклар тотып үстек. Табан балык, карп, ташбаш, алабуга балыклары каба иде. Балачакта тоткан иң зур балыгым - бер килога якын карп”, - дип искә ала Саша абый.
Тормыш иптәше Галина апа белән гаилә корып яши башлагач, алар Биеш авылына күченеп киләләр. Галина апа һөнәре буенча укытучы. Эше никадәр җаваплы булса да, яраткан шөгыленә дә вакыт таба ул. Балык тотарга парлашып Зөягә, Кабыккүпер авылы янындагы елгага йөриләр. Анда лещ, җәен, ерш, ташбаш балыкларын тоталар.
“Гаилә белән балык тотарга яратабыз. Улларым да хәзер балык тоту белән мавыгалар. Балыкка йөрүдән тәм табабыз, күңел рәхәтлеге алабыз. Бу шөгыльне берни белән дә чагыштырып булмый”, - ди ул үзе.
Балыкчы киңәшләре:
Балык тотканда үз-үзеңне су янында тоту кагыйдәләре бар. Беренче чиратта саклану чараларын онытмаска кирәк.
Икенчедән, балыкка чыгып киткәндә, һава торышы шартларын исәпкә алу мөһим.
Өченчедән, сабыр кеше генә балыкчы була ала. Бу да иң кирәкле сыйфатларның берсе.
Ландыш Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев