Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кызыл-Таудан Әлфинур Шиһапова дәүләт ярдәме белән яңа каралты төзүгә ирешкән

Тырыш хуҗабикә Әлфинур Шиһапова тормышындагы мәшәкатьләрне, күңелендәге борчуларны да хезмәт белән җиңә.

(17 февраль. “апастово-информ”).



Бүгенге көндә уңган хуҗабикә күпләп мал-туар асрый. 5 сыер, бозаулар, сарыклар, казлар, үрдәкләр, тавыклар – барысы да аның җилкәсендә. Ул аларны берүзе карый, күңел җылысын биреп тәрбияли.
“Көнем иртәнге 5 тә башлана. Иртән тору белән маллар янына ашыгам. Һәрберсе белән җылы итеп исәнләшәм, сөйләшәм. Иң элек алларына печән салам, су эчерәм, асларын җыештырам. Хәзер сыер савасы берни түгел. Савым аппаратлары эшне бермә-бер җиңеләйтте бит. Сөтен урнаштырып барам. Бәясе артып торгач, күңел күтәрелә. Ашкынып, сөенеп асрыйм”, - ди Әлфинур Шиһапова.
Көндәлек эш-мәшәкать хуҗабикәгә яшәү көче дә бирә. Уйлары белән махсус хәрби операциядәге улы янәшәсендә булган ана бер мәлгә борчуларыннан онытылып тора.
“Улым Әлфис бер елдан артык махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Бүгенге көндә яраланып, госпитальдә дәвалана. Күңелем белән һәрчак улым янәшәсендә мин. Кичен аны уйлап йокыга талам. Иртә белән аны уйлап күзләремне ачам. Мәшәкатем, эшем күп булганга чын күңелемнән сөенәм. Улым элемтәгә еш чыга. Улымнан хәбәр алсам, очынып-очынып эшлим, көн узганын да сизмим. Эш белән онытылам, өмет белән яшим”, - ди ул.
Әлфинур Шиһапова берничә ел тормыш иптәшен дә соңгы юлга озаткан. Авыр югалтуны, ялгызлык ачысын да сабыр канатларында күтәрергә көч тапкан. Сыгылса да, әмма сынмаган ул. Тормышны үз кулына алып, авыр хезмәт йөген иңнәренә салып, алга атлаган. Мал-туар асрау эшен дәвам иткән. Каенанасына терәк булган. Бүген дә кадерләп тәрбияли. Олы улының ярдәмен тоеп яши.
“Каенанам зур иптәш миңа. Улым гаиләсе белән һәр ял саен диярлек кайта. Ярдәм итеп китә. Тиресләрне түгә, карларны көри, печәннәр кертеп калдыра. Бик эшчән, ярдәмчел ул”, - дип шатлана Ана.
Әлфинур Шиһапованың тырышлыгын авыл җитәкчелеге дә күреп, хуплаган. Кызыл-Тау авыл җирлеге башлыгы Марат Нуриев республика тарафыннан билгеләнгән социаль ярдәм чаралары хакында мәгълүмат җиткереп, катнашырга тәкъдим иткән. Әлфинур Шиһапова махсус программа нигезендә 5 баш сыер асраучы хуҗабикә буларак яңа каралты төзү өчен 300 мең сумлык субсидия алуга ирешкән. Әлеге акчалар ярдәмендә ул яңа карлаты төзегән.
“Каралтыбыз нык искергән иде. Аллаһы Тәгалә җай бирде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы нигезендә яңа каралтылы булдык. Каралты 16 метрга 5метр үлчәмдә төзелде. Бинаның эчке өлеше тактадан эшләнде. Тышкы диварлары калай белән тышланды. Малларым хәзер җылыда торалар. Җил дә тими, туңмыйлар да. Бу бик зур ярдәм. Эшләсәң, тырышсаң бар да була. Җитәкчелек тә ярдәм итә, Аллаһы Тәгалә дә җай бирә”, - дип сөенә Әлфинур Шиһапова.
Кызыл-Тау авылы җирлегендә 218 баш мөгезле эре терлек: шул исәптән 73 баш савым сыеры, 319 баш сарык, 17 баш кәҗә, 3 баш ат исәпләнә. Умарта тотучы хуҗалыклар да очрый. Җирлектә барлыгы 59 баш умарта бар.
“Ил, республика тарафыннан билгеләнгән программалар ярдәм итә. Авылыбызда 4-5 баш сыер асраучы гаиләләр бар. Икешәр баш тотучы хуҗалыклар да җитәрлек. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов һәм баш хисапчы Радик Латыйпов белән даими элемтәдә торабыз. Яңалыкларны халыкка җиткерәбез. Документлар булдыруда да ярдәм итәргә тырышабыз. Безнең җирлектә 2024 елда да программада катнашырга теләк белдергән тагын берничә гаилә бар”, - дип белдерде Кызыл-Тау авыл җирлеге башлыгы Марат Нуриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев