Районда авыл җирлекләре башлыкларының семинар-киңәшмәсе үтә
Киңәшмә беренчеләрдән булып Чирмешән авыл җирлегендә башланып китте.
(14 июль, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Районыбызның барлык авыл җирлекләре, төрле өлкә җитәкче-белгечләре бу юлы Чирмешән җирлегенең Аюкөйдергән авылына җыелды. Биредә район башлыгы Равил Хисаметдинов та катнашты.
Семинар кунаклары иң элек Аюкөйдергән авылының күпләп сыер асраучы Илфат һәм Альбина Гәрәевлар хуҗалыгында булып, әлеге тырыш гаиләнең эшчәнлеге, көнкүреше белән таныштылар.
Илфат һәм Альбина Гәрәевлар үзләренең шәхси хуҗалыгында 22 баш сыер асрыйлар. Быел алар лейкозлы сыерларын тапшырып, аның урынына яңа нәселле сыер алып кайтканнар. Бу мәсьәләдә район, республика программалары да ярдәмгә килгән. Лейкозлы сыерны сәламәт сыерга алыштырган өчен алар район һәм республика тарафыннан субсидиягә ия булганнар. Шулай ук берничә ел элек республика программасы нигезендә каралты төзү өчен дә 200 мең сум күләмендә ярдәм алганнар. Былтыр исә республика программасы буенча савым аппараты алу бәхетенә дә ирешкәннәр.
“Кечкенәдән үк мал-туар арасында үстек. Читкә китәргә уйламадык. Элек-электән күпләп бозаулар асрадык. Әкренләп сөт җитештерү эшенә керештек. Хәзер инде 22 баш савым сыерыбыз бар. Тәүлегенә 10-15 литр сөт савып алабыз. Аллага шөкер, барысы да әйбәт, зарланмыйбыз. Ашатырга азык җитәрлек. Кыш өчен дә әзерләп куйдык. Әлегә сыерлар көтүдә йөри. Бу эштә тормыш иптәшем бик булыша, әти-әниләрем дә үзләренең акыллы киңәшләре белән ярдәмгә килә. Балаларым да хезмәтне күреп, эшкә өйрәнеп үсә”, - ди ул. Илфат бик яратып умартачылык белән белән дә шөгыльләнә. Бүгенге көндә аның 50 баш умартка оясы бар. Казан шәһәрендә туып-үскән тормыш иптәше Альбина да авылны үз иткән. Хәзер инде ул авыл тормышының бөтен нечкәлекләрен, авыр хезмәтне дә үз җилкәсендә татыган.
“Тиз ияләштем. Бернинди авырлыгы да юк. Бергә эшлибез, бергә тормыш итәбез. Иремнең әти-әниләре һәм туганнары белән дә уртак тел табып аралашып, ярдәмләшеп яшибез”, - ди ул.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов тырыш, уңган хуҗага зур ышанычын белдереп, уңышлар теләде. Шулай ук район башлыгы Илфат Гәрәевның юл кирәклеге хакындагы үтенечен хуплап, киләсе елда 150 метр озынлыктагы таш өслекле юл салуны тормышка ашыру бурычын куйды.
Семинар-киңәшмә мәдәният йортында дәвам итте. Район башлыгы Равил Хисаметдинов авыл җирлекләре башлыкларына киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.
Биредә авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин авыл җирлегенең социаль көнкүреше, яшәеше хакында чыгыш ясады. Киңәшмәдә авыл җирлекләре алдында торган янгын куркынычсызлыгы чаралары, су буйларында һәм башка урыннарда кеше тормышына куркыныч тудыруны кисәтү, үзара салым акчаларының ничек һәм нинди максатларда кулланылуы, салымнар җыюда килеп туган кыенлыклар һәм аларны түләтүне оештыруның уңайлы ысуллары, республика программаларында актив катнашу, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү кебек мөһим мәсьәләләр хакында да сүз алып барылды.
Быел район башлыгы Равил Хисаметдинов тарафыннан Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы тәкъдиме нигезендә авыл җирлекләре башлыклары эшчәнлеген бәяләү критерийларын эшләү йөкләнелде. Район җирле үзидарә органнарының җаваплы хезмәткәрләре һәм тәҗрибәле җирлек башлыклары составындагы комиссия әлеге критерийларны эшләде. Бу критерийлар исемлегенә җирлекләрнең икътисадый һәм социаль үсеше, шулай ук территорияләрне төзекләндерү һәм башка күрсәткечләр кертелде. Чирмешән авыл җирлегендә узган семинарда җирлек башлыклары бәяләү системасын хупладылар һәм әлеге мәсьәләне районның якындагы утырышында карауны тәкъдим иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев