4 декабрь 2014 яңалыклары
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ"05.12.2014
-
Апас районы прокуратурасында кабул итүләр үтте
4 декабрьдә 14.00-16.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Газинур Галимов Апас районында халык кабул итүләре үткәрде. Ике райондашыбыз үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте һәм урында ук җаваплар алды.
-
В прокуратуре Апастовского района состоялся прием граждан
4 декабря с 14.00 до 16.00 здесь принимал жителей Апастовского района заместитель прокурора Республики Татарстан Газинур Галимов. С вопросами к нему обратились два жителя нашего района и на месте получили ответы на волнующие вопросы.
-
Кичә Казан-Ульян трассасының 51 нче чакрымында булган юл һәлакәтендә Карабай авылы егетенең гомере өзелгән
Фаҗига 3 декабрьдән 4 декабрьгә каршы төндә Олы Мәме авылы тирәсендә була. Яшь егет идарә иткән машина каршы юл полосасына чыгып "Газель" машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, машина белән идарә иткән 22 яшьлек Карабай егете урында үлә. Ә аның белән янәшәдә баручы кыз реанимация бүлегенә озатыла. Машинаның арткы көпчәкләренең җәйге булуы...
-
Бу кызыклы башмакларга исем уйла!
Әйдәгез, барлык эш-мәшәкатьләребездән арынып торып, бу фотосурәттәге кызыклы башмакларга бергәләшеп исем уйлык әле! Исемнәрегезне безнең www.apastovo.ru сайтында комментарий рәвешендә калдырыгыз.
-
Апаслыларны сак булырга чакырабыз
Һава торышы кискен үзгәрү сәбәпле барлык райондашларны юлларда сак һәм уяу булырга чакырабыз. Бүген Апаста һаваның температурасы -6, -3 градусны тәшкил итә. Җил көнбатыштан 8 м/с һәм 6м/с тизлек белән исә. Кар, буран. Юлларда карт көртләре, бозлавык. Зинһар, сак булыгыз. фото:https://www.google.ru/search?q
-
Апасның Күпфункцияле Үзәгендә һәр атнаның чәршәмбе көнендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә
Татарстан Республикасы адвокатлар коллегиясенең Апас районы филиалы (адвокатлар) мөдире Татьяна Зәйнуллина хәбәр иткәнчә, һәр атнаның чәршәмбе көнендә 13-15.00 сәгатьләрдә Күпфункцияле Үзәктә, калган көннәрдә эш сәгатьләрендә Җәмәгать суды (Мировой суд) бинасында район адвокатлары кабул итүләр үткәрә. Тел.:21-1-70; 89631-219-355; 89600-472-556. - Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча (2011 елның 21 ноябрендә игълан ителгән...
-
Апас районы газ хезмәтендә газ өчен түләмәүче абонентлар исемлегендә һаман да бер үк исемнәр теркәлә
Елның иң җаваплы чоры - кыш айларына кердек. Бу көннәрдә район газ хезмәте аеруча катгый режимда йортларыбыздагы җылылык сагында торачак. Тик шунысы кызганыч, кулланган газ өчен түләүләрне вакытында башкармаучы кайбер абонентлар, аеруча штп Апас, Каратун җирлегендә яшәүчеләр, һаман да битарафлык күрсәтеп, үзләренә кыенлык тудыралар. Бу исемлектә еш кына бер үк...
-
Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илгизәр Вәлиуллин призлы икенче урынны яулаган
- Балигъ булмаганар буенча эшләр һәм бала хокукларын яклау район комиссиясендә бүген тормыш, яшәү шартлары начар булган 31 гаилә белән аларда тәрбияләнүче 62 бала һәм төрлечә хокук бозган 5 яшүсмер исәпкә куелган. Аларның берсен генә дә күз уңыннан төшермибез, - ди комиссия секретаре Гөлнара Маликова. Тәртип бозып, аерым исәпкә куелучы...