Хөрмәтле Рәшид Нәҗибович!
Ак карлардан аклык, ямьле язлардан ягымлылык, җәйләрдән җылылык, көзләрдән юмартлык алып якыннарыгызның кадерлесе булып яшәү насыйп иткән сезгә Ходай. Шуңа да һәр сүзегез үтемле, һәр эшегез игелекле сезнең. Көчле рухыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, зирәк акылыгыз районыбызны үрләргә күтәрде, халкыбызны эшкә, матур тормышка дәртләндерде. Сезнең киләчәкне алдан күреп эш итүегез, һәммә намуслы...