12 март 2018 яңалыклары
-
Апаска бәйрәмгә килгән ике әбинең пальтолары буталган
7 мартта Апаска бәйрәмгә килгән ике әбинең пальтолары буталган. Киемнәрне үз хуҗаларына кайтарырга ярдәм итсәгез иде. Бәлки сездә берәр хәбәр бардыр, бәлки безне әбиләрнең балалары, оныклары укыйдыр. Сездән хәбәр көтәбез.
-
“Чәчең матур-кемнәр ясаган?!” бәйгесе тәмам
Җиңүче - Мәликә Гыйбадуллина Сайтыбызда "Чәчең матур-кемнәр ясаган?!" бәйгесе барды. Матур итеп чәчен ясаткан гүзәл затлардан күп кенә фотолар килде. Барлыгы 28 кеше катнашырга теләк белдерде. Бәйрәм көннәрендә бергәләп иң матур прическаны ачыклау өчен көне-төне тавыш бирдегез. Җиңүче булып 2031 тавыш җыеп Апастан Мәликә Гыйбадуллина калды. Ул прическасын үзе ясаган!...