13 апрель 2017 яңалыклары
-
Апас уртасында ике машина бәрелеште
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 13 апрельдә бер юл-транспорт һәлакәте булды. Тик торган Газель машинасына ГАЗ-53 машинасы килеп бәрелде. Бәхеткә кешеләргә зыян килмәде, ике техникага да ремонт кирәк булачак.
-
Төрек егете Апасны ошатты
Төрек егете, язучы һәм тәрҗемәче Фатых Кутлу "Апасны бер күрүдә ошаттым" дип белдерде китапханәгә очрашуга килгәч. Татарча бик чиста сөйләшә, төрек һәм татар телендә җырлап бирде. Шактый татар язучыларының әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә иткән ул. - Мин ул китапларны Төркиядә бастырам, шуңа да төрек халкыма тиз барып җитә алар, - ди...
-
Янгында бер кеше вафат булды
Янгын очраклары турында еш ишетелеп тора. Үзәк китапханәдә өлкәннәр иминлеге турында узган чарада да район янгын күзәчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев гыйбрәтле мисаллар китереп сөйләде. Ел башыннан районда алты янгын очрагы теркәлгән, анда бер кеше вафат булган. Өлкәннәргә плитә тирәсендә аеруча сак булырга кирәклеген әйттте ул. Автоном хәбәр бирүче җайланма...
-
Апас егетләре армиягә китә
Апас хәрби комиссары булачак солдатларга уңышлар, хәрби хезмәттән ныгып, исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде 14 апрельдә Апас аграр көллиятендә егетләрне армиягә озату тантанасы узды. Район һәвәскәрләре бик матур концерт куйды. Быел язгы чакырылышта 30 апаслыга армиягә чакыру повесткасы тапшырылачак. Бу чарада районда кеше хокуклары яклау вәкаләтле вәкиле, "Йолдыз" газетасы редакторы Гүзәл...
-
Апас мәктәбенең 5 “Б“лары сәяхәттә
Гөлүсә Галләмова җитәкчелегендә 5 "Б" сыйныф укучылары район электр станциясенә бардылар. Биредә эшләүчеләр аларны эш тәртибе белән таныштырдылар. Электр куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләделәр. Балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Укучылар сәяхәттән канәгать булдылар.
-
Апаста янгынга каршы махсус режим кертелә
25нче апрельдән 15нче майга кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Әлеге чорда коры үләнне һәм чүпләрне яндыру, ачык ут ягу, пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела. Кагыйдә бозучы кешеләргә 2-4 мең, вазифаи затларга 15 меңнән 30 меңгә кадәр, юридик затларга 400 меңнән 500 меңгә кадәр штраф каралган.
-
“Таврида“ Бөтенроссия яшьләр мәгариф форумы старт алды
Сезгә агымдагы елның 3нче июленнән 31нче августына кадәр Кырым Республикасында "Таврида" дигән мәгариф форумы узачагын хәбәр итәбез. Бу форум үз кысаларында яшьләрнең үз алдынгы инициативаларын тормышка ашыру өчен профессиональ берләшмәләр оештыру максатын күз алдында тота. Форумда 7 тематик смена эшләячәк: яшь архитекторлар, дизайнерлар, рәссамнар, скульпторлар, фотографлар, язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, музыкантлар,...
-
Каратуннан Хәйруллиннарның игезәк кызлары туды
Каратуннан Рамил һәм Алсу Хәйруллиннар гаиләсендә сөенечле вакыйга булды. Алар 9 яшьлек уллары Ранил янына игезәк кызлар алып кайттылар. Сиринә һәм Диләрәгә бүгенге көндә 1 ай. Балаларның әти-әни тигезлегендә, сау-сәламәт булып үсүен телибез.
-
Апаста тизлек яратучылар күп. Алар кемнәр?
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгълүматларыннан күренгәнчә, тизлек яратучылар һаман кимеми. Соңгы ун көндә 48 транспортчы туктатылган, алар хәзер тиешле тизлектә генә йөриячәкләр. Иптәш транспортчылар! Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Үзегезнең дә, башкаларның да тормышын куркыныч астына куймагыз.
-
Дәвеш укучылары хезмәткә өйрәнеп үсәләр
Балаларга белем биреп лаеклы ялга чыккан ветеран укытучы Хәлим Садриев мәктәптә еш була, очрашуларга килә. Алай гына да түгел, ул кызыксынган укучыларга "егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" дип, талдан үрү серләрен дә төшендерә.
-
Карабайның тынгысыз Земфирасы
Дистә еллар авылдашлары сәламәтлеген кайгыртып бүген лаеклы ялда булса да, Земфира ханым Зарипова тынычлап өйдә утырмый. Ул Иске Йомралының ветераннар советы рәисе дә, мөслимәләр берлеге әгъзасы да. Авылдашларына дин сабагы да укыта. Үзе Буа мәдрәсәсендә дин белеме ала. Авылның зират тирәсен яңартуда да күп көч куя ул. Табиб булып эшләүче...