Министр яңа янгын сүндерү техникасы тапшырды
23 ноябрьдә Апаста ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министры Р.Җ. Хәбибуллин Идел аръягындагы 7 районда оештырылган өстәмә янгын постлары җитәкчеләренә тантаналы төстә 12 янгын сүндерү техникасы таратты. Шуның өчесе Апас районына бирелде.