6 декабрь 2011 яңалыклары
-
Апас активлык күрсәтте
Республика буенча сайлаучыларның 80 процентка якыны сайлауларга килгән. "Единая Россия"гә 77,83%, КПРФка 10,59%, "Справедливая Россия"гә 5,3%, ЛДПРга 3,48%, "Яблоко"га 1,8%, "Патриоты России"гә 0,43%, "Правое дело"га 0,37% тавыш бирелүен Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе А. Фомин 5 декабрьдә видеоконференция режимында үткәрелгән пресс-конференциядә әйтте. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Ф.Х. Мухаметшин бу конференциядә...
-
Кыскача
Узма, мин узам... Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, узган атнада юл йөрү кагыйдәсен санламаучы 55 транспортчы тоткарланган. Шуның икесе руль артына аек булмаган хәлдә утыручылар. Иминлек каешын эләктермәүчеләр дә, балаларын махсус утыргычка утыртмаучылар да шактый теркәлгән. Аянычлы хәлләрне еш ишетәбез. Тизлекне арттырганда "минем белән бу хәл булмас," - дип...
-
АПАС УРАМНАРЫН ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ ДӘВАМ ИТӘ
Бу эштә районыбыз юлчыларына "Казэнергострой" юл төзүчеләре дә даими булышалар. Район хакимияте һәм Апас шәһәр тибындагы поселок башкарма комитеты белән төзелгән контракт-килешү нигезендә, алар Апасның Яшьләр һәм Мулланур Вахитов урамнарында ком-таш җәю эшен төгәлләп, бүген Бану Вәлиева урамында асфальт юл салу өчен грунт чыгару, тигезләү эшләренә керештеләр.
-
КЫШ БАБАЙ БЕЛӘН КАР КЫЗЫ КАРШЫ АЛАЧАК
10-20 декабрьдә "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә районыбыздан 91 бала ял итәчәк. Укучылар белем алу белән беррәттән ун көн дәвамында сәламәтлекләрен ныгытачаклар, шул исәптән тоз шахтасында да дәваланачаклар.
-
ДИПЛОМ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕЛӘР
"Сәләт" балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче картинг түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар Айрат Сафиуллин җитәкчелегендә Саба районында еллык нәтиҗәләр буенча үткәрелгән республикакүләм бәйгедә катнашып Диплом алып кайттылар.
-
ТОРМЫШ ЯМЕ СЕЗДӘ, ӘНИЛӘР!
Район башкарма комитетының актлар залында бер төркем әниләргә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификаты тапшырылды. Дәүләкидән Луиза Шәйдуллина, Апастан Гөлнара Сәлахова, Люция Җаббарова, Көлкәштән Гөлнур Минһаҗева, Т. Черкененнән Светлана Иванова, К. Күккүздән Оксана Сираҗева район башлыгы кулыннан сертификат һәм истәлекле бүләк алдылар.
-
Айнур - республикада беренче
Дәүләки төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар белем алу белән беррәттән, төрледән-төрле республикакүләм, районкүләм конкурс-бәйгеләрдә даими рәвештә катнашып, җиңү яулыйлар. Мәктәбебездә сәләтле балаларыбыз шактый. Укытучылар коллективы укучыларның сәләтен үстерүгә зур игътибар бирә. Аларның бер-бер артлы җиңү яулауларын күреп, күңел сөенә. Балаларыбызның сәләтле булуларына елдан-ел инана барам. Моның шулай икәнлеген мәктәбебезнең...