23 апрель 2012 яңалыклары
-
Тиздән Яз һәм Хезмәт бәйрәме
1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәмен уздыру уңаеннан 23 апрельдә РФ профсоюз оешмалары селектор-киңәшмә уздырды. Быелгы 1 Май демонстрацияләрен "Дөреслек, хаклык өчен көрәшик" дигән девиз астында үткәрергә киңәш иттеләр. Ил күләмендә 500 меңнән артык кеше 1 Май митингларында катнашыр дип көтелә. Әлеге чарага әзерлек күптән башланган инде.
-
Апас – беренче!
Републиканың «Патриот" үзәге Татарстан Республикасы районнары арасында бәйге үткәрде. Биредә патриотик тәрбия бирү буенча Апас муниципаль районы I урынны яулады һәм Дипломга лаек булды. Шулай ук 200 мең сумлык грантка да безнең район ия. Луиза Сафина Апас муниципаль районында патриотик тәрбиянең торышын тәкъдим итте һәм аның эше республика тарафыннан югары...
-
Җиңел аяктан башладылар
"Зөя" агрофирмасының Идрәз бүлекчәсендә тәүге агрегатлар басуга ун көн элек чыктылар. Дым каплауда бүген тәүлек әйләнәсе чылбырлы һәм көпчәкле сигез трактор эшли. Бер атна элек җиргә тәүге орлыклар күмдерелде. 500 гектар мәйданда уҗым һәм күпьеллык басулар тукландырылды. Николай Бусаров, Марсель Шәйхиев, Дамир Вафин, Фәнил Шаһиев, Шәрифҗан Шакиров (рәсемдә) эшләрен бик...
-
Сезгә карап һәркем соклана
Апаста яшәүче, йөзе һәрчак елмаюдан балкып торган, олысына-кечесенә карата игътибарлы, ихтирамлы Фәридә Шагиева бу көннәрдә 55 яшьлек юбилеен каршылады. Апаста яшәүче Фәридә Шагиева 1978 елда фельдшер-акушерлык белгечлеге ала. Шул көннән башлап ул һөнәренә тугры калып, бар гомерен кеше сәламәтлеген кайгыртуга багышлый. Туган авылы Танай-Турайда фельдшер, район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы...