Каратун мәктәбе укучылары үзләрен төрле иҗади бәйгеләрдә сыныйлар. "Сәләт" яшьләр үзәгенең "Ялкын" журналы белән берлектә үткәргән республикакүләм "Сәләткә нур булыр йолдызлар" иҗат бәйгесендә 10 сыйныф укучысы Илүзә Гайнетдинова I урынны алып, "Сәләт Раушан" лагерена юлламалы булды. Әлеге лагерьда ял итеп, журналистика буенча белем туплап, шул ук вакытта үзенең иҗади сәләтен...