Бер агачтан унау үсәр, ун агачтан урман үсәр
Туган төбәгебезне яшелләндерү эшенә редакция коллективы да бик теләп кушылды. "Үз агачыңны утырт!" акциясе кысаларында бердәм рәвештә тирә-юнебезгә агачлар утырттык. Коллективтагы һәр кешенең исемле үз агачы булдырылды. Алмагач, слива, груша, миләш, алыча агач-куаклары безне тәмле җимешләре белән сөендерер әле. "Бер агачтан унау үсәр, ун агачтан урман үсәр", - дигән борынгылар....