21 август 2013 яңалыклары
-
Котельныйларда гөлләр үсә
Районда газ белән җылытылучы 119 бюдҗет оешмасы исәпләнә. Мәгариф бүлегенең дәүләт техник күзәтчелегендә торучы 24, көллиятнең 1 объекты бар. "Арбаңны кыштан, чанаңны җәйдән әзерлә" дип борынгылар бик белеп әйткән. Ягу сезоны башланырга да күп калмады, ә газ ягып җылытылучы бюджет оешмалары котельныйлары бүген нинди халәттә соң? Аеруча, мәктәпләр, балалар бакчалары...
-
Шәрәфуллиннар күчмә байракны бирмәс өчен тырыша Районда бөртеклеләрне урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. 20 августка барлык мәйданның 84 проценты инде төгәлләнгән.
Кыр хезмәтчәннәре вакытның кадерен белеп, һәр бөртекнең бәясен аңлап эшлиләр. Район башлыгы, җитәкчеләр арасында билгеләнгән кураторлар, үзешчәннәр һәрдаим кырда булып, аларга көч биреп, вакытында ял да иттереп торалар. Шулай ук хакимият тарафыннан пермияләр дә бирелә. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин кулыннан күчә байракны иң беренче булып 10 мең центнер икмәк җыеп...
-
Авыл яшьләрен бизнес-план төзү серләренә өйрәтәчәкләр
Авыл яшьләрендә эшмәкәрлек инициативасын үстерү өчен һәм озак вакытлы "2011-2015 нче елларга ТР авыл яшьләре" максатчан программаны тормышка ашыру кысаларында, 2013 елның сентябреннән Аграр яшьләр берләшмәсе бизнес-планлаштыру нигезләренә өйрәтү буенча бушлай вебинарлар үткәрә. Программа кысаларында авыл җирлегендә үзенең эшен ачырга теләүче һәр яшь кеше бизнес-планның методлары, аны чынга ашыру этаплары...
-
“Үз мәктәбеңә булыш!”
Шушы акция кысаларында киң күңелле райондашлар саны арта бара. Бу көннәрдә Борнаш авылы егете, эшмәкәр Марат Вәлиуллин да үзе укыган мәктәбенә принтер бүләк итте. "Туган авыл, мәктәбең, гомумән, туган төбәгеңнең һәр почмагы кадерле, һәр кешесе бик якын бит. Мөмкинчелегем булу белән тагын ярдәм итәчәкмен", - диде ул.
-
"Кунелем турендэ" 21.08.2013