22 август 2014 яңалыклары
-
Туй көнегез белән!
Апас егете Алмаз Хәсәнов белән Балтай кызы Рания Гафиятуллина өчен 22 август истәлекле көн булды. Районда калучы гаилә буларак аларга тантаналы шартларда район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырылды. Мәхәббәтнең гомере озын булсын, Чит-ятларга тәрәз ачмагыз. Бер-берегезгә булган назлы хисне, Гомерегез буе саклагыз!
-
Чиркәү нигезе - ташлы, зират - часовнялы булды
Төбәк һәм Табар Черкене авылларының христиан дине тарафдарлары ике зур вакыйга шаһитлары булдылар. 10 августта Төбәк Черкенендә элеккеге, соңыннан колхоз амбары, авыл клубы вазифасын үтәп, 20 ел элек балалар шуклыгы белән янып көлгә әйләнгән чиркәү нигезенә таш куелды. - Тиздән бу урында халык иганәсе белән җыелган акчаларга кечерәк кенә яңа...
-
Фатир хуҗасы кемне кунак итеп чакырган?
Россия Хөкүмәтенең быелның 15 мартта кабул ителгән Карарына үзгәртмәләр кертелде, - ди район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов. - Анда документларны электрон формада биргән очракта гражданнарны тору урыны буенча миграцион дәүләт исәбенә кую вакыты билгеләнә. Тиешле документларны үзең килеп, кәгазь вариантта биргән кебек үк, аларны электрон вариантта тапшырганда да кешене миграция...
-
Район башлыгы көрәшчеләр остазын тәбрикләде
Спорт мастеры Ринат Гыйламов бик күп көрәшчеләрнең остазы. Бу көннәрдә аңа "Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Бу олы бүләкне Рәшид Заһидуллин тантаналы шартларда җомга киңәшмәсендә тапшырды.
-
Район башлыгы табибны тәбрикләде
Җомга киңәшмәсендә Рәшид Заһидуллин район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары, "Татарстан республикасының атказанган табибы", хирург Рөстәм Гайнуллиннны күркәм юбилее уңаеннан тәбрикләп, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.