Урта Балтай авылында гомер итүче Фәйзә Абдрахманова юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны кайнар котлап, Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Фәйзә апа шушындый хөрмәткә бик шатланды.
- Сезгә сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар, йөргән юлларыгызның хәвефсез булуын телим. Ил-көннәребез тыныч булсын, - диде ул....