Апас районында 5 меңнән артык кеше чаңгы юлына басты
Алар арасында төрле оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, балалар һәм район халкы да бар иде. Бәйгедә катнашучы иң өлкән кешегә 77 яшь. Ул - Урта Балтай авылыннан Ринат Галәветдинов.
Ә иң кечкенә катнашучы - Апастан 3 яшьлек Данияр Галиев.
Аларга махсус бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин сәламләде....