Апас муниципаль районы башлыгы Рәшид Заһидуллин: Ватанны саклау – изге бурыч
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Ватан - һәммәбез өчен дә иң якын, иң изге төшенчә. Аның тынычлыгын саклау - һәрберебезнең төп бурычы. Без бүген дәһшәтле сугыш елларында кан койган, илебезнең тыныч тормышы өчен көрәшкән һәр ветеран алдында башыбызны иябез. Бүгенге көндә тынычлык сагында торучы солдатларга Ватаныбыз алдындагы изге бурычларын...