4 март 2015 яңалыклары
-
Апаста яшәүче Раилә Гайнетдинова “Подпискага – айпад” бәйгесендә катнашты һәм бүләккә лаек булды
Әлеге бәйгедә катнашу өчен почта, интернет түләве аша "Татмедиа" тарафыннан нәшер ителүче өчтән ким булмаган мәгълүмат чарасына язылып, түләү кәгазьләрен "конкурска" тамгасы белән podpiska@tatmedia.ru адресына юлларга кирәк иде. Шулай ук район газетасы "Йолдыз"га язылу да төп шарт булып торды. Раилә 5 газета-журналга язылып, квитанцияләрен җибәрергә дә онытмады. Чөнки ул узган...
-
Советлар Союзы Герое Дмитрий Горбунов истәлегенә районның яше-карты, бала-чагасы кабат чаңгыларга бастылар
Якташыбыз, Биеш авылында туып-үскән Советлар Союзы Герое Дмитрий Горбунов истәлегенә Дәүләкидә чаңгы ярышлары үткәрү традициясе дәвам итә. 28 февральдә аның чираттагысы үтте. Эстафета дистанциясенә 120 чаңгычы чыкты. Аны ачу тантанасы быел үзенчәлекле булды-мәктәп директоры Марат Ногманов кураена кушылып, укучылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына матур чыгышлар әзерләгән иде. 9 еллык мәктәп...
-
Казанда яшәүче якташ апаслылар өчен һәр очрашу зур бәйрәм ул
Быел "Апас" якташлык җәмгыяте оешуга 20 ел булды. 28 февральдә башкалада якташларның чираттагы очрашулары узды. Чара башланырга шактый вакыт булса да, фойе гөр килеп торды. Очрашуга килүчеләрнең кайсы фотостендлар янында районыбызның бүгенгесе, алдынгылары, хезмәт уңышлары белән таныша. Кемдер авылдашын, классташын, чордашын очратып аның белән сөйләшә, кемдер Апастан килгән тәмлүшкәләр белән...
-
Районда үз хуҗалыкларында сыер асраучыларга да азмы-күпме дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк
Район авыл җирлекләре һәм район статистика үзәге мәгълүматлары буенча, узган ел халыкта 2275 баш сыер исәпләнгән. Бер башка 2000 сум исәбеннән, авыл җирлекләре төзегән исемлек буенча былтыр сыер асраган кешеләргә барлыгы 4 миллион 550 мең сумлык акчалата субсидия акчалары күчерелгән. - Үз хуҗалыгында сыер асраучыларга «60 ка 40» дәүләт программасы...
-
“Сәләт”«Мушкетерлар»ы Апас данын Казан сәхнәсендә яклаячак
«Сәләт» балалар иҗат үзәге педогогы Миләүшә Алиуллина район мәдәният бүлеге һәм Апас «Мушкетерлар» балалар театры белән бергәләп Бөек Җиңүнең 70 еллыгына А. Васильев пьесасы буенча «Ә таңнар монда тын иде» спектаклен сәхнәгә әзерләде. Спектакльдә 17 яшь үзешчән артист катнашты. Февраль ахырында Кама Тамагында республикакүләм «Иделкәем» смотр-конкурсының зона сайлап алу турында...