13 апрель 2015 яңалыклары
-
Соңгы арада районда урлашу очраклары арткан
Узган шимбә көнне генә дә район эчке эшләр бүлегендә өч урлашу очрагы теркәлгән. Арада шәхси әйберләр дә, оешма милке дә бар. Хәзерге вакытта һәр факт буенча тикшерү эшләре бара. Хокук сакчылары һәркемне сакчыл һәм игътибарлы булырга чакыра. "Оешмаларга, кибетләргә видеокүзәтүләр, саклау сигнализацияләре урнаштырсалар, урлашуларга юл куелмас иде", - диләр алар....
-
Апаслыларны “Башваткыч” тапшыруына чакырганнар
Иртәгә бертөркем апаслылар "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында бара торган "Башваткыч" тапшыруына кунакка барачаклар. Ә без исә якташларыбыз катнашкан "Башваткыч" тапшыруын тиздән "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалыннан карый алачакбыз. Фото: http://tnv.ru/tat/main1/katalog/informacionnye9/bashvatkych/
-
Апаста Сабантуй бәйрәме көннәре билгеле булды
Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов татар халык бәйрәме Сабан туен уздыру турындагы указны имзалаган. - Быел район үзәкләрендә һәм авылларда милли бәйрәм 6-7 июньдә Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә 13 июньдә булачак. Ә Казан Сабантуе 1 августта узачак, - дип яза intertat.ru.
-
“Созвездие-Йолдызлык” фестивале суперфиналында апаслылар да катнаша
Бүген Казанда "Уникс" концертлар залында XV республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате "Созвездие-Йолдызлык" фестивале суперфиналының ачылышы була. Һәм ул 16 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Быел бу фестиваль 15 тапкыр уздырыла. Суперфиналда безнең районнан да 5 номер катнаша. Аларга уңышлар телибез!