20 май 2015 яңалыклары
-
Кормаштан Гөлкәбирә әбигә 90 яшь тулды
Кормаш авылында гомер кичерүче Гөлкәбирә әби Сәлимова Үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады. Аңа Рәсәй Президентының Котлау открыткасы һәм район башлыгының истәлекле бүләге тапшырылды. Хуҗалык җитәкчесе Зөфәр Кавиев, авыл җирлеге рәисе Римма Гыйльметдинова да әбине ихластан тәбрикләп изге теләкләрен җиткерделәр, күчтәнәчләре белән сөендерделәр.
-
Без тарихта эзлебез
-Без үз тарихыбызны белмәсәк, аны башкалар язачак. Ә аларга чын тарихны оныттыру кирәк булуы ихтимал, Җир шарында, тугандаш Украинадагы бүгенге хәлләр моны ачык раслый түгелме?-ди Апас район эчке эшләр бүләге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан коллективта зур эшләр башкарылды. Шул исәптән, фронтовик-милиционерларны аерым барладылар. Тыл-хуҗалык эшләре бүлекчәсе...