16 март 2016 яңалыклары
-
Авылда итәк астыннан аракы, көмешкә сатучыларга нинди дә булса җәза каралганмы?
Районның дәүләт алкоголь инспекциясе, кулланучылар хокукларын яклау дәүләт хезмәте белгече Гөлнара Абдрахманова: -Бар андыйларга җәза-кыек гамәле расланса, табыш алу максатында идән астында җитештерелгән көмешкә, легаль булмаган яки кибет аракысы белән сәүдә итүчеләргә "Госалкогольинспекция" карары белән 3000 сумлык штраф салына. Кабатлана икән, бу сумма икеләтә-өчләтә арттырыла, эше судка китә. Кибетләрдә иртәнгә...
-
Борнаш укучылары банк хезмәткәре белән очрашты
Борнаш урта мәктәбендә банк хезмәткәре Инзилә Шамил кызы белән файдалы очрашу үткәрелде. Ул укучылар һәм укытучылар белән финанс мәсьәләләренә багышланган чыгыш ясады,әңгәмә үткәрде,кызыксынучыларның сорауларына аңлаешлы җавапларын һәм киңәшләрен бирде.
-
Чаллыда банк талаганнар
Узган атна азагында Чаллыдагы бер банкка кораллы һөҗүм оештырылган. Бу хакта эчке эшләр бүлегендәге үз чыганакларына таянып, KazanFirst хәбәр итә. 12 мартта ике билгесез кеше АйМаниБанк бүлегенә кереп, хезмәткәрне пистолет белән куркытып, кассадан 2 миллион сум чамасы акча урлап чыгып китә. Җинаять эше кузгатылган. Шикле кешеләр әлегә тоткарланмаса да, шәхесләре...
-
Борнаш мәктәбендә флешмоб үткәргәннәр
Борнаш урта мәктәбендә,Бөтенроссия финанс грамоталылыгы атналыгы кысаларында , "Дружи с финансами» темасы астында флешмоб үткәрелде.
-
Бакырчы мәктәбендә “Кошлар безгә язлар алып килә” дигән кичә булды
Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Кошлар безгә язлар алып килә" дигән кичә булды. Кичәне биология укытучысы Миләүшә Тимуршина алып барды. Башлангыч класс укучылары кош рәсемнәре ясап, сәхнәне бизәделәр. 5 класс укучылары кошларга багышланган шигырьләрне яттан сөйләделәр, 6 класс укучылары табышмаклар әзерләделәр. Ә 7 һәм 8 класс...