18 август 2016 яңалыклары
-
Министр урынбасары Апасның йөзе нык үзгәрде, дип белдерде
Районга Татарстаннның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары, якташыбыз Энҗе Нигъмәтҗанова килде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов, урынбасары Луиза Сафина каршы алды һәм озатып йөрде. Казан кунагы район үзәгендәге яңа төзелешләр, кырларда урак барышы белән танышты. Соңыннан район башкарма комитетының зур утырышлар залында халыкны социаль яклау тармагында...
-
Канализация чокырына сыер төшкән
Кичә Яшел Үзән районының Әйшә бистәсендә бер сыер канализация чокырына төшеп киткән. Хайванны коткарырга гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән. Алар бер сәгать дәвамында, биш метр тирәнлеккә төшеп киткән сыерны кран-манипулятор ярдәмендә өскә чыгаралар. Мал исән-сау, аңа зыян килмәгән. Чыганак: http://intertat.ru/
-
Апаста бер сәгатьтә ике һәлакәт
Апасның әйләнгеч юлында бер сәгать эчендә ике юл-транспорт һәлакәте була. "КамАЗ" шоферы узарга чыга һәм юлга сыешмыйча җиңел машинага бәрелә. Икенчесендә исерек "җиделе" шоферы "гранта"га бәрелә.
-
Татарстан урманнарына керү тыела
Татарстан урманнарында янгын куркынычы IV класстан V класска күтәрелү сәбәпле урманнарга керүне вакытлыча тыйдылар. Шулай ук ял һәм бәйрәм көннәрендә кешеләр күпләп килә торган урыннарда вакытлыча постлар оештырыла. Урманга керү юлларында өстәмә шлагбаумнар урнаштырачаклар. Игътибарлы булыгыз! Чыганак:http://intertat.ru/