27 октябрь 2016 яңалыклары
-
Апаста Садри Җәләлне искә алдылар
Апас үзәк китапханәсе коллективы 27 октябрьдә район үзәгенең Садри Җәләл урамында яшәүчеләрне репрессиягә дучар булган язучы-прозаик, тәрҗемәче, публицист якташыбызның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру кичәсе үткәрде. Аның тууына 125 ел шулай билгелеп үтелде Апаста -Районыбыз патша Россиясе, СССР һәм хәзерге Россия, Татарстан тарихында якты эз калдырган шәхксләргә бик бай,-диде...
-
Апаста тантаналы шартларда паспортлар бирелде
Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында сентябрь һәм октябрь айларында 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы шартларда паспортлар бирелде. Биредә аларның әти-әниләре һәм якыннары катнашты. Егет-кызларга район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге баш белгече Гөлира Шиһабиева, миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин иң изге теләкләрен җиткерделәр....
-
Сатмышта почта хезмәткәрләре белән очрашу булды
Сатмыш авыл клубында Сатламыш, Азбаба, Ындырчы авыл җирлекләренә кергән почтальоннар, актив белән "Йолдыз", "Звезда"га язылу буенча сөйләшү, очрашу булды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, "Йолдыз" газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева катнашты. "Йолдыз"газетасына язылу дәвам итә.
-
Апаслылар көчле ярышка әзерләнә
Апасның 10 кешелек көрәшчеләр командасы Россия авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы теләктәшлегендә Казанда 20-22 октябрьдә үткән традицион көрәш бәйгесендә катнашты. Бу юлы призлы урыннар яулый алмадык... -Бу көннәрдә муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы спорт программасы буенча 3-5 ноябрьдә Норлатта үтәчәк волейбол буенча Татарстан беренчелегенә әзерлек бара,...
-
Медицина хезмәтләре түләүле булачакмы?
Соңгы вакытта кайбер интернет-басмаларда Татарстанда тиздән барлык медицина хезмәтләрен күрсәтү дә түләүле булырга мөмкин дигән фикерләр күренеп алды. Бу мәсьәләгә ачыклык кертүне үтенеп, без Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтаховага мөрәҗәгать иттек. Аның белән булган әңгәмәнең бер өлешен бүген сезгә дә тәкъдим итәбез. Түләүле медицина хезмәтләре...
-
Гөлназ Асаева белән Elvin Grey арасында ни бар?
Казанда яшь җырчы Гөлназ Асаеваның тәүге концерты узды. 18 яшь кенә булуына карамастан, Гөлназ - зур җиңүләргә ирешкән моңлы тавышлы җырчы. Казан тамашачысы да аны яратты, алкышларга, чәчәкләргә күмде. Залда утыручы тамашачылар арасында Гөлназның җырчы дуслары, җыр авторлары һәм башка танылган шәхесләр бар иде. "Китә кызлар" концертында Гөлназның әтисе, Татарстанның...
-
Борнаштан Фәргать Гобәйдуллин үзе мини-трактор ясаган
Борнаш авылында яшәүче Фәргать Гобәйдуллин төрле техника җиһазларыннан мини-трактор ясаган. Хәзер трактор аның уң кулына әверелгән. - Күптән кызыга идем. Ир кешенең тракторы булырга тиеш дип саныйм. Башта җиһазларын җыйдым. Иң элек алгы күчәрне барладым. Шуннан әкрен-әкрен китте инде. Җыярга тотынгач, бер ай эчендә эшләп бетердем. Тирә-юньдә трактор җыючылар бар....