24 июль 2022 яңалыклары
-
Юлда хәле начарланган Татарстан хаҗиясенә Истанбул табиблары операция ясаган
Хаҗ гыйбадәтләрен үтәп Казанга кайту өчен 17 июльдә юлга чыккан Татарстан хаҗиясе 62 яшьлек Гөлшат Хәйретдинова Җиддәдән Истанбулга очканда самолетта үзен начар хис итә башлаган һәм аны Истанбул хастаханәсендә калдырганнар. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
-
Доллар бәясе 55 сумнан да түбән төште
Мәскәү биржасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россия валютасы ныгуын дәвам итә, Америка доллары 55 сумнан да түбән төште. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
-
Татарстанда бәрәңге һәм кәбестә арзанайган
Татарстанда бер атна эчендә, 8 июльдән 15 июльгә кадәр, бәрәңге һәм кәбестә 7 процентка арзанайды. Татарстанстат шундый мәгълүматлар чыгарды.
-
Эксперт күршеләрнең электричество урлавын ачыклау ысулын әйтте
Күршеләрдән электричество урлау гадәте СССР заманыннан килсә дә, моны ачыклау җиңел түгел, тик шулай да мөмкин, дип сөйли «ГИТ» ГАҖ генераль директоры Валерий Ковалев. Бу турыда ул «Прайм» агентлыгына аңлаткан.
-
Көзен Казаннан Грозный, Иркутск һәм Новокузнецкига туры рейслар ачыла
Көзен Казаннан Грозный, Иркутск һәм Новокузнецкига туры даими рейслар ачыла. Бу хакта Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Татарстан коткаручылары җиләккә дип китеп адашкан өлкән яшьтәге ханымга ярдәмгә килде
Кичә кич Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кыздан Олы Шырдан авылы янында 80 яшьлек ахирәтенең югалуы турында хәбәр килгән.
-
Апас энҗеләре" изге Болгар җирендә
"Апас энҗеләре" Болгар музей тыюлыгы җирендә Республикакүләм проект "Аулак өй баттл"ның финалында катнашты.
-
Белгеч җәй көне шәхси йорт тирәсендә башкару тыелган эшләр турында аңлатты
Җәй көне дача участогындагы активлыкның кайсыбер бер төрләре законсыз булып, алар өчен штраф салулары ихтимал.
-
Апас районы урып-җыю эшләрен башлап җибәрде
“АгроАктив” хуҗалыгы беренчеләрдән булып көзге рыжикны урырга чыкты.
-
Владимир Путин ипотека кредитларына 7 проценттан артмаган ставка билгеләргә кушты
Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә 25 июльгә кадәр торак өчен ташламалы ипотека буенча ставканы еллык 7 проценттан да югары булмаган дәрәҗәдә билгеләргә кушты.
-
Казанда коткаручылар велосипедка аягы кысылган кыз балага ярдәм иткән
Кичә кич ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Казанның Ершов урамында 6 яшьлек кызның аягы велосипедка кысылуы турында хәбәр килгән.
-
Аквапаркта хлор белән 9 кеше агуланган…
Краснодар краеның Анапа шәһәрендә тугыз кеше аквапарк суында хлор күп булу сәбәпле, хастаханәгә эләккән.