25 март 2024 яңалыклары
-
Апаста террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең җыелышы узды
Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендә барган җыелышта саклык чараларын көчәйтү, массачыл кеше җыелган җирләрдә иминлек кагыйдәләрен күрү хакында сүз булды.
-
Морзалар мәктәбенең яшь юл сакчылары “Бала – төп пассажир” акциясенә кушылды
Яшь юл сакчыларының «Светофор» отряды районның юл хәрәкәте иминлеге өлкән дәүләт инспекторы Әнис Гобәйдуллин белән берлектә «Бала - төп пассажир» профилактик акциясен үткәрделәр.
-
Апаста мөмкинлеге чикле райондашлар ГТО нормативлары тапшырды
Районда ГТО нормативлары тапшыру дәвам итә. Укучылар, тиздән хәрби хезмәткә китүчеләр, хезмәт коллективлары әлеге чарага теләп кушыла.
-
Дәүләки укытучысы “Авыл укытучысы” бәйгесе җиңүчесе
22 март көнне Татарстанда «Ел укытучысы 2024» бәйгесенең Региональ этабына йомгак ясалган.