25 декабрь 2023 яңалыклары
-
Апасның юл сакчылары сак булырга өнди
Юлларда бозлавык булу һәм табигатьтә бураннар котыру сәбәпле, районның ЮХИДИ хезмәткәрләре аеруча сак һәм игътибарлы булырга, ерак юлларга чыкмаска, артык мөһим булмаганда руль артына утырмаска чакыра.
-
Карамасардан Миңнуллиннар районда Уңышлы туйларын каршылаган бердәнбер пар
Карамасарда яшәүче Гыйлаҗ бабай һәм Мансура әби Миңнуллиннар 75 ел парлы гомер иткәннәр.
-
Фәнис Зәйнуллин: “Бүген Әфганстан сугышында катнашкан егетләрне искә алу көне”
25 нче декабрь Совет солдатларын Әфганстанга керткән көн буларак тарихка кереп калган.
-
Хезмәте авыр – җимеше татлы
Бүгенге көндә авыл җирендә терлек асрамыйча көн күрүне күз алдына китерүе дә кыен. Авылда хезмәт белән чыныгып үскән, тырыш, уңган, эшнең мәлен белгән кеше беркайчан да ач калмый ул. Әлбәттә, авыл эше бер дә җиңелләрдән түгел инде. Табынына сые килеп җиткәнче шактый гына тир түгәргә, бик күп мәшәкать кичәргә туры килә. Хезмәтнең никадәр авырлыгын мал асраучы үзе генә белә.
-
“Иптәшләрен коткарган, үзен генә саклый алмаган”
Әти-әнисе Апас районыннан булган, үзе Казан шәһәрендә туып-үскән 23 яшьлек Сәлахов Марсель Равил улы үлгәннән соң, “Батырлык өчен” ордены белән бүләкләнде. Ул махсус хәрби операция зонасында яраланып, күп кан югалтудан һәлак булды. Хәрбине 2нче декабрь көнне әнисенең туган авылы Әҗем зиратына җирләделәр.