29 май 2017 яңалыклары
-
Дәвеш урманында автомат тавышы
Елдагыча, Дәвеш наратлыгында 9-10 сыйныфта укучы ир балалар өчен җәйге палаткалы шәһәрчек төзелеп, биредә алар 27-28 майда укытучылары озатуында хәрбиләштерелгән җыен-укулар үтте. "Зөя" балалар ял-сәламәтләндерү Үзәге җитәкчелеге алар өчен кирәкле шартлар булдырды. Үзәк территориясендәге ачык спорт мәйданчыкларында балалар төрле ярышларда катнашты. Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, палаткалы шәһәрчек коменданты, Борнаш...
-
Илдүс Габдрахмановның иҗат кичәсендә апаслылар катнашты
Камал театры сәхнәсендә Татарстанның халык артисты, Апас егете Илдүс Габдрахмановның иҗат кичәсе узды. Биредә аның турында бик матур, җылы сүзләр яңгырады. Әлеге кичәдә Апас районыннан да делегация катнашты. Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев һәм танылган якташыбызга беренче сәхнә адымнарын ясарга этәргеч биргән Миләүшә Алиуллина район башлыгы исеменнән теләкләр һәм...
-
Кече Болгаер халкы изге эшкә алынды
Кече Болгаер авылында Изгеләр зираты төзекләндерелә. Бүгенге көндә аның тирә-юне профнастил рәшәткәләр белән әйләндереп алынган. Эш авылның ир-атлары ярдәмендә башкарылган. Әлеге эшнең изгелеген аңлаган болгаерлылар аңа зур өлеш кертә. Киләчәктә биредә күмелгән кешеләр рухына багышланган таш та куелачак.
-
Апас урта мәктәбе укучылары уңышлары
Уку елы ахырында, уңышлар барлана, киләчәккә максатлар билгеләнә. Апас урта мәктәбе укучылары да күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары алдылар.
-
Тутай җирлегенең хөрмәтле ветераннары
Районда уза торган бәйрәм чараларына төрле тармак буенча хезмәтләре белән дан казанган өлкәннәр еш чакырыла. Тутай авылы җирлегеннән 40 ел терлекчелектә эшләгән Роза Бикчәнтәева, Динә Гайнуллина, Әлфинур Бәдертдиновалар да яз бәйрәмендә район мәдәният йортында узган бәйрәмдә кунак булганнар иде. - Ул бәйрәм һаман күз алдында, безнең рәхмәтләрне җиткерегез әле. Чордашларыбызны...
-
Кайда күпме сөт савыла?
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча бүген бер сыердан тәүлегенә уртача 17 килограмм сөт савыла. Чирмешән бүлекчәсендә - 26,1; Йомралыда - 24,4; Шыгайда - 23,6; "Ибраһимов һәм К" хуҗалыгында 20,7 килограмм сөт савалар. Иң түбән савым "Нур" хуҗалыгында - 7,1 килограмм.
-
Медицина полислары үзгәрәчәк
Медицина полислары барлыкка килгәннән бирле инде берничәгә төрләнде. Соңгысында ул зур форматта бирелә башлады. Үзе юка, йөртергә читен. Кайберәүләрнең полислары инде бөгәрләнгән, ертыла ук башлаган. "Ак Барс Мед" филиалы җитәкчесе Илһам Нургалиев әйтүенчә, җәй айларында теләүчеләр дисконт карта формасындагы яңа полис алыштыра алачак. Әлегә тиешле җайланмалар кайтып җитмәгән. Чөнки яңа...
-
Апаслар сынатмады
Казанда пенсионерларның VII Республика спартакиадасы узды. Бөек Җиңүнең 72нче еллыгына багышланган әлеге спорт бәйрәмендә Татарстанның барлык шәһәрләреннән һәм районнарыннан катнаштылар. Анда безнең районның 10 кешелек җыелма командасы барлык төр ярышларда да уңышлы чыгыш ясадылар. Йөзү буенча быел да район үзәк хастаханәсеннән Татарстанның атказанган табибы Венера Мөхәммәдова беренче, инде 77 яшен...