Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Дин

Апаста яңа төзелгән «Мирас» пансионаты күп кунаклар кабул итте

Апаста яңа төзелгән “Мирас” пансионатында журналистлар, блогерлар өчен матбугат конференциясе узды.

Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, аның урынбасары Ленар Хантимиров, “Ярдәм” хәйрия фонды рәисе Илдар Баязитов, Болгар ислам академиясе, Татарстан Республикасы җәмәгать Советы җитәкчеләре, “Ярдәм” хәйрия фонды вәкилләре һәм башкалар катнашты. 


-Без яңа буын имамнар, мөселман татар галимнәре барлыкка килү өчен бөтен шартларны тудырырга тырышабыз. Без дин эшлеклеләре генә әзерләмибез. Алар арасында эшмәкәрләр дә, фән эшлеклеләре дә, журналистлар, җитәкчеләр дә булсын. Иң мөһиме – бу динле кешеләр, туган җиренең чын патриотлары, Ватанын яратучылар булсын, - диде Илдар Баязитов.


“Мирас” пансионатының төп максаты – мөселманнарның яшь буынын тәрбияләү, рухи-әхлакый кыйммәтләрне буыннан-буынга тапшыру. 


-Тәрбия ул җентекле рутин процесс, аның җимешләре озак вакытлы киләчәккә юнәлдерелгән. Без барлык көчебезне, белемебезне киләчәк буыннарга тапшырырга әзер, - диде “Мирас” пансионаты җитәкчесе Айназ хәзрәт Сафиуллин.


“Ярдәм” хәйрия фонды рәисе Илдар Баязитов билгеләп узганча, пансионатта 10-16 яшьлек 45 ир баланың тәрбияләнүе һәм яшәве каралган. Алар Апас урта мәктәбендә укыячак һәм пансионатта өстәмә белем алачак. Татар телен һәм башка чит телләрне өйрәнүгә зур игътибар биреләчәк. Районыбыз балалары да биредә өстәмә белем алырга мөмкин. 


“Мирас” пансионаты уңайлы җирдә урнашкан. Янәшәдә генә мәктәп, кунакханә, спорт объектлары, ял паркы урын алган. 


Район башлыгы Айрат Җиһаншин әлеге пансионатны төзү өчен Апас районын сайлаулары өчен“Ярдәм” хәйрия фонды рәисе Илдар Баязитовка, аның командасына  рәхмәтен белдерде.


“Шундый күркәм, матур тәрбия бирү урынында сезне күрүемә шатмын. Исеме дә матур! “Мирас” дип атадык. Рәхмәт шундый уңайлылык өчен. Безнең максат – балаларны бергә җыеп, биредә тәрбияләргә, дини һәм милли тәрбия бирергә. Киләчәктә шундый булган егетләребез күркәм мисал булып, шул егетләргә карап күпләр үрнәк алсын, республикабыз, районыбыз тагын да зуррак уңышларга ирешсен дигән максат белән эшлибез”, - диде Айрат Җиһаншин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев