Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстанның “Ел хәйриячесе” Апаста яши

Казанда, Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында 27 февральдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Яңарыш" Фонды җитәкчесе Минтимер Шәймиев катнашында зур форум узды. Анда тантаналы шартларда узган 2011 елга нәтиҗәләр ясалды, республикабызның икътисади һәм иҗтимагый үсешенә зур өлеш керткән шәхесларне хөрмәтләделәр. Сәхнәгә чакырылып, махсус күкрәк билгесе, медаль һәм бу...

Казанда, Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында 27 февральдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Яңарыш" Фонды җитәкчесе Минтимер Шәймиев катнашында зур форум узды.

Анда тантаналы шартларда узган 2011 елга нәтиҗәләр ясалды, республикабызның икътисади һәм иҗтимагый үсешенә зур өлеш керткән шәхесларне хөрмәтләделәр. Сәхнәгә чакырылып, махсус күкрәк билгесе, медаль һәм бу чараны оештыру комитетының Дипломнарына лаек булучылар арасында "Апас төзелеш конструкцияләре" ширкәте җитәкчесе Илдус Хәбибуллин да бар иде. Аңа "Татарстанның ел хәйриячесе" мактаулы дәрәҗәсе бирелде. Бу ширкәт районда бик күп һәм игелекле эшләре белән билгеле. Мәктәпләр, балалар бакчалары, мәчет-чиркәүләргә ярдәмгә мохтаҗларга чын күңелдән күрсәткән ярдәмнәре аның эше уңай бару, ширкәтнең үзенең дә ныгуы, үсешенә зур йогынты ясый, әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хэйрия ел хэйриячесе форум