Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Туган якка сәлам әйтегез...

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, район делегациясе Буа, Тәтеш, Кайбыч, Югары Ослан районнарында урнашкан картлар йортларында булып райондашларыбызның хәлләрен белеп, район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр һәм котлау открыткалары тапшырып кайтты. Каратлар йорты. Әйткәндә үк йөрәкне өзгәләүче бу йорт төрле язмышларны берләштергән. Япа-ялгызлар, инде йортлары тәмам искереп, үзләре дә ярдәмгә мохтаҗлар картаймышлы көннәрендә биредә...

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, район делегациясе Буа, Тәтеш, Кайбыч, Югары Ослан районнарында урнашкан картлар йортларында булып райондашларыбызның хәлләрен белеп, район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр һәм котлау открыткалары тапшырып кайтты.

Каратлар йорты. Әйткәндә үк йөрәкне өзгәләүче бу йорт төрле язмышларны берләштергән. Япа-ялгызлар, инде йортлары тәмам искереп, үзләре дә ярдәмгә мохтаҗлар картаймышлы көннәрендә биредә тәрбия ала. Биналар җылы, якты, заманча, өлкәннәргә кадер-хөрмәт тә зурдан. Тик, ягымлы караш та, игътибар һәм тәмле, татлы ризыклар да туган нигез, туган туфрак, туган авыл дигән төшенчәләрне алмаштыра алмый шул. Юкка гына алар һәрберсе авылны сагындым, кайтып күреп булса да киләсе иде дип каршы алмадылар, һәм туган якка сәлам әйтегез дип озатып калмадылар. Буада тәрбияләнүче Татар Пучинкәсе авылыннан Наһар апа Вәлиева якташларын күрү белән яшьлеген искә алды, ат җигеп эшләгән чакларын хәтерендә яңартты, Карабайдан Шәмсенур апа Идрисова 6 октябрьдә 82 яшьлеген каршы алган. Туган көнендә райондашларын күрү, район башлыгының күчтәнәченә лаек булу аңа икеләтә сөенеч өстәде. Газета битләреннән укысыннар да, минем белән бар да әйбәт булуын авылдашларым, күршеләрем белсеннәр әле диде ул күз яшьләре аша рәхмәтләрен ирештереп. Буа өлкәннәр йорты җитәкчесе Рафикъ Закиров апаслыларның һәрвакыттагыча беренчеләрдән булып хәл белергә килүләрен, әби-бабайларны игътибар үзәгендә тотуларын билгеләп үтте. Тәтештә тәрбияләнүче Бәнат апа Гыйльфанова күзенә операция ясаткан. "Аякларымны, күзләремне дәваладылар, дөньяларым яктырып китте, хәзер авылдашларыма хат та яза алам инде", - дип конверт тышларына адреслар яздыртты, туган авылы Көлкәшнең һәр кешесен сорашып, яңалыклар белән кызыксынды. "Район башлыгына, минем барлыгымны онытмаган район җитәкчелегенә бик зур рәхмәт, иптәшләрем алдында да мине зурайттыгыз, гомерегез буе бәхет күреп яшәгез", - диде ул. Кайбычта тәрбияләнүче Мөзәянә Моталлапова без килгәндә яңа гына мунчадан чыккан, чиста, матур киемнәрен кигән иде. Күчтәнәч пакетта яраткан ризыкларын күреп шатланды, открытканы кабат-кабат укытты, сөенечен бүлмәдәшләре белән дә уртаклашты. Югары Ослан районында өлкәннәр киләсебезне белеп, коридорда ук каршы алдылар. Дәүләкидән Фәридә апа Гыйбадуллина тәрбиядән канәгать булуын, инде йөрмәс булган аякларының да хәрәкәтләнә башлавын, Дәүләкидәге күршеләренең хәл белүләрен, инде менә, 8 Март, 9 Май, Яңа ел бәйрәмнәрендәге, инвалидлар көнендәге кебек бу юлы - өлкәннәр көнендә дә зурлап Апастан килүләрен елый-елый сөйләде. Югары Ослан өлкәннәр йорты җитәкчесе Элеонора Серебрякова да өлкәннәрне һәрчак игътибар үзәгендә тотучы район башлыгы Р.Н. Заһидуллинга кат-кат рәхмәтләрен ирештерде. "Башка районнардан мондый игътибар күргәнебез юк әле", - диде ул.

Буа, Тәтеш, Кайбыч, Югары Ослан өлкәннәр йортларында 14 райондашыбыз яши. 14 төрле язмыш, 14 төрле йөрәк ярасы. Аларның да туган нигезләрендә, кемнеңдер кадерлесе булып яшәргә хаклары бар иде бит... Ярый әле бу җиһанда изге йөрәкле, мәрхәмәтле, игелекле кешеләр, җитәкчеләр яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Картлар йорты дом престарелых