Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

ВОЛОНТЕРЛАР ЯРДӘМГӘ АШЫГА

"Рассвет" социаль ярдәм итү үзәге патранажлыгында нәкъ бер ел элек "Ничек яшисең ветеран?" дип исемләнгән волонтер хә­рәкәте оештырылды. Әле­ге хәрәкәт эшендә Апас аграр көллиятенең 11 укучысы катнаша. Көллиятнең төрле курсларында һәм группаларында укучы егет-кызларны бер үк максат берләштерә. Җәмгыятькә файдалы булу, яр­дәмгә мохтаҗларга шәф­кать кулы сузу, мәрхә­мәтлелек эшенә үз өлешен...

Волонтерлар Руслан Халиков, Илнар Җантимеров, Айрат Вәлиуллов, Фәнис Галимуллин, Дамир Шәяхмәтов, Илнур Хәкимҗанов, Ләйсән Гарифуллина, Ландыш Исмәгыйлева, Ранис Җәлә­лиев, Константин Павлов һәм Алмаз Сафин үз­ләрендә зур җаваплылык тоеп, өлкән­нәргә теләп ярдәм итәләр. Бу көннәрдә генә дә алар Апаста яшәүче 9 Бөек Ватан сугышы ветеранының, 20 ялгыз яшәүче ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешенең хәлләрен белеп, хуҗалык эшләрендә булыштылар. Бакча казу, кышка утын әзер­ләү, йорт җирен тәр­типкә китерү кебек эшләр егет һәм кызлар өчен бер дә кыен түгел. Ветераннарның, өлкәннәрнең аздан да күңелләре була. Башкарылган эшләрдән канәгать калып, аеруча үзлә­ренә күрсәтелгән игътибар һәм хөрмәттән күңелләре тулып, зур рәхмәт хисләрен җиткерәләр алар. Волонтерлар шулай ук гаилә һәм шәхес мөнәсә­бәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән эстафеталарда, төрле конкурсларда, уеннарда теләп катнашалар. Мисал өчен "Һәрвакыт булсын кояш!", "Исәнме, җәй!", "Үз хокукларыңны бел!" акцияләрендә алар башлап йөрүчеләр һәм иң активлар булдылар. "Зөя" ял-сәла­мәтләндерү үзә­гендә дә алар көтеп алынган кунак.

Ләйсән Гайфетдинова,

"Рассвет" балаларга һәм гаиләләргә социаль яр­дәм итү үзәге хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волонтеры