Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Чишмәле Ындырчым

Безнең Ындырчы авыл җирлеге чишмәләргә бай. Һәр ел саен без чыганакларны табып чистартабыз. Олы юл читендә ерактан ук күренеп торган менә бу корылманың да яңарып, тирә-юне чистарып киткәнгә күпләр игътибар иткәндер. Авылга чишмә суы да шушы тарихи корылмадан килә. Ульян каласыннан кунакка кайтып йөрүче эшмәкәр Нияз Мифтахов узган ел корылманы...

Безнең Ындырчы авыл җирлеге чишмәләргә бай. Һәр ел саен без чыганакларны табып чистартабыз. Олы юл читендә ерактан ук күренеп торган менә бу корылманың да яңарып, тирә-юне чистарып киткәнгә күпләр игътибар иткәндер. Авылга чишмә суы да шушы тарихи корылмадан килә. Ульян каласыннан кунакка кайтып йөрүче эшмәкәр Нияз Мифтахов узган ел корылманы яңарту өчен акча калдырып китте, без бер уңайдан рәшәткәләрен дә алыштырдык. Ә авылдашыбыз, хәзер Яшел Үзәндә яшәүче пенсионер Фәүзия апа Мөхәммәтҗанова штукатур-маляр эшләрен башкарды. Бу изге күңелле кешеләргә барыбыз да рәхмәтле булдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: восстановление родников