Апастово
  • Рус Тат
  • Изгелеккә чикләр юк

    "Геральдика" кушаматлы чабышкы Болгар Сабан туенда узган ярышларда I урынны яулап микродулкынлы мичкә лаек булды.

    Күршеләр - Заготзерно бистәсендә яшәп, ат асрау белән шөгыльләнүче Тимуршиннар һәм Мөхәммәтҗановлар киңәшләшеп, бүләкне изге максатларда кулланырга булдылар. Алар район башкарма комитеты каршындагы опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Алсинә Фәсхетдинова белән берлектә Апаста яшәүче, әти-әнисен вакытсыз югалткан, бүген апасы тәрбиясендә үсүче Алмаз Нуриев янында булып, бүләкне аңа тапшырдылар. Ихластан эшләнгән бу игелек мең изгелек булып кайтсын иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: