Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апас эшне алдан башлый

10 августта Апаста «Ак Барс» Холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров житәкчелегендә зур, республикакүләм семинар үткәрелде.

Компаниянең иң зур машина-трактор паркы Каратунда урнашкан. Семинар барышында биредә быелгы сезонга тиешенчә әзерләнгән шикәр чөгендере игү, уңышын җыеп алу, кырдан төятеп җибәрү комбайннары парады үткәрелде һәм шул ук сәгатьтә аларның экипажлары "старт" чиген узып, үзләренә беркетелгән районнарга эшкә чыгып киттеләр. Семинарның икенче өлеше Дәүләки янындагы чиста пар җирендә дәвам итте.

Эшлекле делегацияне район башлыгы каршылады һәм озатып йөрде. Бер үк вакытта, "Ак Барс" Холдинг компаниясе генераль директоры И.М.Егоров һәм район башлыгы Р.Н.Заһидуллин арасында эшлекле сөйләшүләр булып узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев